tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскиның тарихи мәчетендә “Ачык ишекләр көне”
Ульяновскиның тарихи мәчетендә “Ачык ишекләр көне”

Ульяновскиның тарихи мәчетендә “Ачык ишекләр көне”

Соңгы вакытта Ульяновск өлкәсе мәчетләрендә «Ачык ишекләр көне” уздыру матур гадәткә кереп бара. Мондый чараларны оештыруның төп максаты – яшьләрне мәчетләргә тарту һәм аларга традицион Ислам дине турында дөрес мәгълүмат бирү. Яңа елның беренче көннәрендә чираттагы “Ачык ишекләр көне” Ульяновск шәһәренең 1915 нче елда төзелгән тарихи мәчетендә үтте.

Мәчеттә “Ачык ишекләр көне”н уздыруны шәһәребезнең тарихи мәчет имамы Рәсүл хәзрәт башлап җибәрә. Төркиядә укып кайткан Рәсүлне 1998 нче елда туган шәһәрендә имам итеп билгелиләр, һәрчак яңалыкка, белемгә омтылган яшь егет соңрак Уфада Россия ислам университетын тәмамлый. Ә узган ел ул Россия халык хуҗалыгы академиясе дипломына да ия була. Шуңа күрә дә ул дини тормыш белән дөньяви вәзгытьне дә һәрчак бергә алып барырга тырыша.

Әлбәттә,   мәчетләребезнең  мондый  чараларның  күп  милләтле  шәһәрдә оештыруы бүгенге көннең уңышлы проектларның берсе. Анда балаларның һәм яшүсмерләрнең күпләп катнашуы аеруча да отышлы.

 Халык саны буенча Ульяновск өлкәсендә татарлар икенче урында тора. Аларның саны бүген 150 меңнән артып китә. Өлкә үзәгендә генә дә 50 мең милләттәшебез гомер итә. Өлкә авылларында гына түгел, шәһәрләрдә дә мәчетләр саны ел саен артып бара. Төрле дин һәм милләт вәкилләре бер гаилә булып дустанә мөнәсәбәттә гомер итәләр.

“Ачык ишекләр көне”ндә мәчетнең бер генә почмагы да буш калмаган.һәр урында балалар өчен кызыклы остаханәләр, һәртөрле викторина, бәйгеләр оештырылган.

Мөфтияттә әйтүләренә караганда, мондый чара киләчәктә шәһәрнең башка мәчетләрендә дә уздырылачак. Чөнки бу заман таләбе.

 

Рәмис Сафин, Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*