tatruen
Баш бит / Яңалыклар / УЛЬЯНОВСКИЙДА МӨФТИ САЙЛАДЫ
УЛЬЯНОВСКИЙДА МӨФТИ САЙЛАДЫ

УЛЬЯНОВСКИЙДА МӨФТИ САЙЛАДЫ

Россиянең үзәк һәм Европа өлеше мөселманнарының диния назарәте хәзер Россия мөселманнарының диния назарәте дип атала. Хәзер аның исеме генә түгел, уставы да кайбер үзгәрешләр кичерде. Аның нигезендә төбәкләрдәге мөфтиләрне дә сайлап кую мөмкинлеге кертелде. Шундый сайлаулар беренчеләрдән булып Ульяновск өлкәсендә узды.

Ульяновск өлкәсенең үзәк Диния назарәте рәисе-мөфтине сайларга шәһәрнең һәм өлкәнең 14 мәхәлләсенән вәкилләр килгән. Аларның һәрберсе бары тик бер генә тавышка ия. Устав буенча югары дини белеме һәм халык белән эшләү тәҗрибәсе булган һәр имам да сайлауларда катнаша ала.
Алдагы 5 елда мөфти вазыйфасын алып бару өчен бер кандидат-бүгенге мөфти Мөхәммәт хәзрәт Байбиков кандидатурасы тәкъдим ителде. Сайлаучылар кандидатның эшчәнлеге, аның халык арасындагы абруе хакында сөйләгәннән соң тавышка куелды.
Авыллардан һәм шәһәр мәхәлләләреннән килгән вәкилләр бертавыштан Мөхәммәт хәзрәтне тагын биш елга мөфти итеп сайлап куйдылар.
Яңа сайланган мөфтигә һәм 5 кешедән торган Советка назәрәт уставына кайбер үзгәрешләр кертү, мәчет янәшәсендә төзелүче мәдрәсәне сафка бастыру кебек бурычлар куелды.

Ульяновск өлкәсеннән Рамис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*