tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскта тәүге мәртәбә төбәк ифтары үтте
Ульяновскта тәүге мәртәбә төбәк ифтары үтте

Ульяновскта тәүге мәртәбә төбәк ифтары үтте

1 июнь көнне Ульян каласының «Волга-Спорт-Арена» спорт сараенда төбәк күләмендә ифтар ашы узды. Бу хакта Ульяновск өлкәсенең Татар хәбәрләре сайты хәбәр итә.

1700 кешелек табынны әзерләүдә «Сәдака һәм зәкать» хәйрия фонды, «Сембер» Ульяновск өлкәсенең татар эшмәкәрләре оешмасы, «Зәкать» хәйрия фонды, волонтерлар катнашкан.

Ифтар ашында Ульяновск өлкәсенең районнарыннан җыелган ураза тотучылардан кала, төбәк һәм муниципаль идарә вәкилләре, азкеремле һәм күпбалалы гаиләләр дә катнашты.

Чарада Губернатор Сергей Морозов та катнашты. Үз чыгышыннан соң, ул «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе кысаларында күпбалалы гаиләләрдән булган беренче сыйныфка укырга керергә җыенган балаларга букчалар һәм уку-кирәк – яраклары тапшырды.

– Төбәгебез җитәкчелеге безгә күп мәсьәләләрдә,  шул исәптән, Ифтар кебек мөһим чараларны уздыруга зур ярдәм күрсәтә. Хәйриячелек һәм миһербанлылык безне барыбызны да берләштереп тора, – дип ассызыклап үтте Ульяновск өлкәсе мөселманнарының өлкә Диния нәзарәте рәисе Илдар Сафиуллин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*