tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ураза –гаете рәхим-шәфкатьлелек алып килсен
Ураза –гаете рәхим-шәфкатьлелек алып килсен

Ураза –гаете рәхим-шәфкатьлелек алып килсен

Тубыл шәһәрендә мөселманнарның олуг бәйрәме -Ураза гаетенә багышланган чаралар узды.

IMG_2846[1]Ай буе  уразасын тоткан, мәчетләрдә намаз укыган, ифтар мәҗлесләрен уздырган, мохтаҗларга фитыр садакасын биргән, изге гамәлләр кылган Ураза- гаете намазына килүчеләрне шәһәрнең  яңа мәчетендә имам  Ибраһим  Сухов, шәһәр башлыгы Владимир Мазур котладылар. Алар туган илебездә, шәһәребездә яшәүче төрле милләт халкына  тынычлык, иминлек, татулык теләделәр. Владимир Мазур: “Бүгенге көндә дә гомерләрен куркыныч астына куеп, ут астында калучыларның саны күп. Киләчәктә җир йөзендә сугышлар кабынмасын. Рамазан ае, Ураза бәйрәмнәре мөбәрәк булсын,” – диде.  Илебездә яшәүче төрле милләт халкына, күпмилләтле шәһәребездә яшәүче мөселманнарга татулык, тынычлык, иминлек  теләде ул.

Ибраһим хәзрәт бәйрәм алды намазына кадәр вәгазь сөйләде,  Россия Президенты Владимир Путинның, Премьер министры Дмитрий Медведевның, өлкә Губернаторы Владимир Якушевның котлауларын укып ишеттерде. Быел Рамазан аенда- бу мәчеттә җәмагать белән ифтар һәр көн үткәрелгән. Мөселманнар тату, аралашып, намазларын калдырмыйча изге айны уздырганнар. Бәйрәм намазы тәмамланганнан соң, барысы да бер-берләрен Ураза-гаете белән котладылар. Аннары мәчеткә килүче шәһәр халкы гаиләләре янына бәйрәм табыны әзерләнгән өйләренә таралыштылар.

IMG_2859[1]Шәһәрнең аскы торасындагы тарихи мәчеттә дә  Ураза – гает намазы утте. Фәннүр хәзрәт: “Бу мәчет өлкәбездә борыңгы тарихи мәчетләрнең берсе. Мәчеткә ата-бабалары йөргән шәһәр халкы килә. Бәйрәм көнендә  безнең мәчеттә дә вәгазь,  котлау сүзләре яңгырады. Бу айда фәкыйрьләргә ярдәм, игелек күрсәтергә тырыштык. Ай дәвамында, сирәк булса да, мәчетебездә  ифтарлар  үткәрелде.  Ураза-гаете белән ихлас күңелебездән тубыллыларны котлыйбыз. Рамазан ае, Ураза –гает бәйрәмнәре һәр гаиләгә рәхим-шәфкатьлелек, уңышлар, сәламәтлек, иман байлыгы  алып килсен” – диде.

IMG_2881[1]Ураза-гаетенә багышланган бәйрәм концерты Себер татар мәдәният үзәгендә узды. Мәдәни чарага килгән тамашчыларны  Ибраһим хәзрәт бәйрәм белән котлады. Сәхнә йолдызлары: Динара Әбсаләмова, Нурһаят Шаһбанова, Айгөл Корбанова, Айсылу Юнусова, Зөлфинур Юмашева, Лариса Җәлилова, Роза Яхина, “Яшьлеккә сәяхат”, ”Себер нурлары” башкаруында җырлар яңгырады. Бәйрәм программасында катнашучы Нәзрин азербайҗан телендә җыр башкарды. Ул шәһәрнең 4нче мәктәбендә укый, татар мәдәният үзәгенә беренче мәртәбә алып килгән укытучысы Вәлия Фирүс кызы Бакиеваны җылы сүзләр белән искә алды. Балаларның чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде: Алисә Баганева, Әлия Ниязова, Динара Әбсаләмова җитәкчелегендәге “Ләйсан” вокал ансамбле башкаруында җырларны тамашачылар алкышлар белән озаттылар. Баянда уйнаучы Азат Абдуллинның, алып баручы Айгөл Корбанованың чыгышлары да һәркемнең күңеленә хуш килде. Сәхнәдән бәйрәм тамашачыларын Ураза-гаете белән  ветеран укытучы Гөлҗиһан Закирова котлады, аннары ул җирле шагыйрә Галия Абайдуллина иҗат иткән “Ураза- гает намазы”дип аталган шигырен укыды. Мәдәният үзәге хезмәткәрләре килгән һәр кунакны, тамашачыларны  җылы каршы алдылар. Фойеда милли табын әзерләнгән иде. Ураза-гаетенә багышланган бәйрәм концертына килүчеләр  чәй һәм милли ризыклар белән сыйланып, хуҗаларга рәхмәтләр әйтеп  таралыштылар.

Римма Умитбаева, Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*