tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урмайга Мәүлед бәйрәменә рәхим итегез!
Урмайга Мәүлед бәйрәменә рәхим итегез!

Урмайга Мәүлед бәйрәменә рәхим итегез!

Бөтендөнья мөселманнары һәр елны мөбарәк Рабигүл-әүвәл аенда Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (сгв) туу сөенечен бәйрәмлиләр. Быел Рабигүл-әүвәл (Мәүлед) ае 02 нче гыйнвардан февральга хәтле дәвам итә. Шушы мөбарәк айда бөтен мәчетләрдә мәүлид шәриф укыла, Пәйгамбәребезнең (сгв) тормыш үрнәкләре, югары әхлак-әдәпләре һәм олуг фазыйләтләре турында вәгазьләр сөйләнелә. Моның аркылы мөселманнар Ислам диненә булган ихласлыкларын белдерәләр, Сәрвәри галәм — Рәсүли әкрамгә салаватларны күп әйтәләр.

Урмайда “Мәүлед” бәйрәме гыйнварьнең 6да, авылның “Кара пулат” җәмиг мәчетендә көндезге 11дән өйлә намазына кадәр үтәчәк. Өйлә намазыннан соң кунакларны корбан ашы, милли ризыклар белән хуш исле чәйләр көтәчәк.

Күп кенә кешеләр халыкның гореф-гадәтләрен кирәкмәс әйбер дип тәкрарласалар да, безгә гореф-гадәт милләтебезне туплап, яшәешебезне баетып, рухландырып торырга да гел ярдәм итеп килә. Һәрбер традиция тирән мәгьнәгә ия. Элек-электән әби-бабаларыбыз Рабигүл-әүвәл ае кергәч тә, тәмле тәгамнәрдән табын ясап, имамнарны чакырып, мәүлид мөнәҗәтләре, салаватлар укый торган булганнар. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (сгв) сөннәтенә күбрәк игьтибар биреп, үзебезнең аңа мәхәббәтебезне арттырып, холкыбызны гүзәл иттерү максат булган.

Халык алдында, сәхнәдә “Мәүлед” бәйрәме беренче тапкыр – 2006 нчы елда Тукай авылында, сонырак Урмайда бик матур башланнып киткән иде. Ул вакытта балалар беренче тапкыр сәхнәгә менде. Һәр мәхәллә каршындагы мәктәпләрдә укучы балалар үз мәхәлләләрендә Мәүлит үткәрә башлады. Имамнар, аксакаллар, мөфти хәзрәтләре бу эшне бик хупладылар.

Моның турында Коръәни Кәримнең «Әхзәб» сүрәсенең 56 аятендә шулай әйтелә: «Хакыйкатьтә, Аллаһ һәм Аның фәрештәләре пәйгамбәргә салават әйтәләр. Ий, иман китереп инанучылар! Аңа салават әйтегез һәм сәламләү белән сәламләгез!»

Быел без бәйрәмне мәчеттә уздырабыз, шуңа күрә аны тиешле итеп оештырырга тырышырбыз. Авылыбыз имамнары белән берлектә мәхаллә ир-егетләре белән салаватлар әйтербез, мөнәҗәтләр укырбыз, Мөхәммәт (сгв.) сөннәтенә нәшидләрне җиткерербез, мульти-проектор аша видеофильмнар карабыз. Беренче тапкыр бәйрәм ир-егетләр тарафы белән генә үтәчәк.

Әнәс р. риваять иткән хәдистә Рәсүлүллаһ с. әйтә ки: «Кем миңа бер мәртәбә салават әйтсә, Аллаһ аңа ун тапкыр салават әйтәдер, аңардан ун хатаны бетерә, дәрәҗәсен ун бәрабәр күтәрә».

Иң үзенчәлеклесе, башка елларга караганда , барыбыз бергә күмәк, бердәм салаватлар әйтербез. Сезләргә бер салават үрнәген тәкъдим итәбез: «Аллаһүммә салли галә Мүхәммәд вә галә әли Мүхәммәд». Аллаһ тәгалә мөбарәк ай, көн һәм кичәләрне яраткан. Шулардан берсе Мәүлид шәриф аедыр. Мәүлид шәрифтә Аллаһ тәгаләнең мәгъфирәте өммәтебезгә яңгыр кебек мул төшәчәк. Гафил булмыйча, ул айда хәерле гамәлләр кылуда, салаватларны ишәйтүдә булсак икән.

Кабат бәрәкәтле Мәүлед-шәриф ае мөнәсәбәте илә Ходай тәгаләгә иң изге теләк-догаларыбызны юллыйбыз, катлаулы-җаваплы хезмәтегезгә ярдәм-җиңеләйтү бирүен сорыйбыз, үзегезгә, гаиләгегезгә сәламәтлек, бәхет-шатлык, максат-хыялларның кабул булуын теләп калабыз.

Фәрит Гыйбатдинов, Чувашстан Республикасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*