tatruen
Баш бит / Слайдер / Васил Шәйхразиев Баязит шәех Хәйруллин исемендәге мәчет белән танышты
Васил Шәйхразиев Баязит шәех Хәйруллин исемендәге мәчет белән танышты

Васил Шәйхразиев Баязит шәех Хәйруллин исемендәге мәчет белән танышты

Бүген Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Дагыстан Республикасының Тарки бистәсендә  Баязит шәех Хәйруллин исемендәге мәчеттә булды. Исегезгә төшерәбез, Васил Шәйхразиев Дагыстанда эшлекле сәфәрдә.

Эш программасы кысаларында Милли шура рәисе Баязит шәйх Хәйруллин исемендәге мәчетне карады, аның эшчәнлеге белән танышты.

2016 елның 1 августында Дагыстан Республикасында ике мәчет ачылган. Шуларның берсе Тарка бистәсендәге татар рухи остазы Баязид-Шәйх Хәйруллин (187-550) хөрмәтенә ачылган мәчет

Күренекле дин әһеле мәхәллә татарларына гына түгел, Дагыстанның башка күп санлы халыкларына да рухи-әхлакый тәрбия бирү өчен күп көч һәм тырышлык куя.

Уфа губернасыннан чыккан шәйхның тормышы җиңелләрдән булмый. Баязит-Шәйх Хәйруллин төрле мәдрәсәләрдә укый, имам булып эшли. 1933 елда аның бөтен милеге һәм йорты конфискацияләнә.

Баязит-шәйх Хәйруллин исеме төрле дини басмаларда телгә күп алына, шул исәптән аның турында Ризаэтдин Фәхретдин язган. Шәех Зәйнулла-ишан Расулев укучысы буларак, ул XX гасырда безнең илдә ислам традицияләрен саклауда зур роль уйный.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*