tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Владивосток шәһәре башлыгы белән мәчет төзелеше турында сөйләшү узды
Владивосток шәһәре башлыгы белән мәчет төзелеше турында сөйләшү узды

Владивосток шәһәре башлыгы белән мәчет төзелеше турында сөйләшү узды

Бүген Владивосток шәһәре администрациясендә Приморье краеның “Туган ил” татарлар һәм башкортлар иҗтимагый оешмасы рәисе Рамил Килмөхәммәтовның шәһәр башлыгы Виталий Веркеенко белән очрашуы узды. Очрашу барышында Владивостокта мәчет төзү мәсьәләсе хакында сөйләшү узды.

Рамил Килмөхәммәтов шәһәр башлыгына булган эшләнмәләр, проект һәм төзелешкә соралган рөхсәт турында сөйләде. Виталий Веркеенко мәчет төзелеше турындагы идеяне хуплады һәм парковка урыннары санын арттыру мөһимлеге турында әйтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*