tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа мәчеттә Мәүлид бәйрәме
Яңа мәчеттә Мәүлид бәйрәме

Яңа мәчеттә Мәүлид бәйрәме

Узган атнада Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә яңа гына ачылган җирле милли-мәдәни татар үзәгендә Мәүлид ае уңаеннан матур чара оештырдык. Җирле “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы әгъзасы Мөнирә ханым Адикаева матур иттереп мөселманнарча яулык бәйләү буенча мастер-класс күрсәтте.

Ә чараны тулаем Дзержинск мәчетендә егерме ел дәвамында татар теле укыткан, бүген лаеклы ялда булган һәм күптән түгел генә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Җәүһәр апа Сәфукова алып барды. Ул пәйгамбәребез Мөхәммәтнең (с.г.в) туган көне турында сөйләде, салаватлар әйтте.Аннары чарабызга җыелган барлык хатын-кызлар мөнәҗәтләр укыды.

Кичәбез мулдан корылган чәй табыны янында дәвам итте. Олылардан гайре, бу көнне безгә кунакка мәчет каршында эшләп килгән мәктәбә балалары һәм остазлары да килгән иде.

Зөһрә АБДУЛИНА,

үзәкнең татар теле укытучысы.
Дзержинск

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*