tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңартылган Дини нигезләмә буенча, никахны аттестацияләнгән имамнар гына укый ала
Яңартылган Дини нигезләмә буенча, никахны аттестацияләнгән имамнар гына укый ала

Яңартылган Дини нигезләмә буенча, никахны аттестацияләнгән имамнар гына укый ала

“Гыйбадәт кылулар турындагы нигезләмә”дәге үзгәрешләр буенча, хәзер никахны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан аттестацияләнгән имамнар гына укый ала. Бу хакта Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа үзгәрешләр буенча имамнар, никахны укып, таныклык кына биреп калмыйча, аны Диния нәзарәтенең метрика кенәгәсендә дә теркәргә тиеш, диелгән әлеге хәбәрдә.

Әлеге өстәмә никахлар укылу статистикасын системага салырга ярдәм итәчәк. Элек бу гамәл имамнарның шәхси карамагына тапшырылган булган.

Нигезләмәнең исем кушу кагыйдәләре турындагы бүлеге дә игътибарга лаек. Балага имам тарафыннан кушылган исем ислам дине традицияләренә туры килергә тиеш. Әгәр дә баланың әти-әнисе ислам принципларына каршы килә торган исем сайлаган булса, имам аларга башка традицион мөселман исемен сайларга ярдәм итәргә бурычлы.

Марат Мөбарәкшин

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*