tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ярдәм” мәчетендә күрмәүчеләр өчен курслар башланды
“Ярдәм” мәчетендә күрмәүчеләр өчен курслар башланды

“Ярдәм” мәчетендә күрмәүчеләр өчен курслар башланды

Казанның “Ярдәм” мәчетендә күрмәүчеләр өчен курслар башланды. Тернәкләндерү курсларында Россиянең төрле төбәкләреннән 80 инвалид катнаша.

Курсларда күрмәүчеләрнең күбесе беренче тапкыр катнаша. Алар Россиядә шундый үзк булганга сөенеп, инде өч көн дәвамында тырыша-тырыша дини гыйлем һәм дөньяви эшләргә өйрәнәләр.

Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов билгеләп үткәнчә, тернәкләндерү курсы барышында киң күләмле белем алу программасы каралган. 1 ай дәвамында күрмәүчеләр Изге Коръәнне Луи Брайль системасы буенча укырга өйрәнәчәк. Моннан тыш, фикх, гакыйдә, сира буенча дә дәресләр була. Укыту Луи Брайль системасы буенча махсус бастырылган Коръән басмаларын, ислам тематикасына багышланган аудиокитаплар файдаланып, оештырыла. Күнегүләр залында, шулай ук урында ориентлашу буенча дәресләр, бармакларның сизгерлеген арттыру буенча махсус уеннар уздыру күздә тотыла. Дәресләрнең бер өлеше күрмәүчеләргә электрон почта, интернеттан, социаль челтәрләрдән файдалану күнекмәләрен өйрәтү өчен, махсус программа белән тәэмин ителгән заманча компьютер классларында алып барылачак.

Тернәкләндерү курслары барышында шулай ук күренекле дин әһелләре белән очрашулар оештыру, театрларга бару, дини тематикага багышланган конкурслар, викториналар үткәрү дә ниятләнә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*