tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзән районында Коръән уку бәйгесе узды
Яшел Үзән районында Коръән уку бәйгесе узды

Яшел Үзән районында Коръән уку бәйгесе узды

Бакырчыда бик күркәм традициягә әйләнгән һәм елдан-ел масштаблырак һәм югарырак дәрәҗәдә оештырыла торган Коръән уку бәйгесендә Яшел үзәнлеләр генә түгел, күрше районнардан да бик теләп катнашалар.

Быел да, тирә-якта тиңнәре булмаган «Суфия» исемен йөртүче мәчетле әлеге кунакчыл авыл үзенә яшь шәкертләрне җыйды. Һәм бәйгедә катнашырга теләүчеләр саны алдагы елларга караганда шактый күп иде.

Ул көнне мәртәбәле жюри әгъзаларына 84 бала чыгышын тыңлап, гадел бәяләргә туры килде. Якын-тирә авыллардан тыш, Кайбычтан, Чабаксардан, Яшел Үзәннең «Гөлбакча» мөселман балалар бакчасыннан, Җәмигъ мәчетендә эшли торган «Пчелка» балалар студиясеннән төркемләп кайтканнар иде.

Катнашучылар да елдан-ел остарак һәм белемлерәк була бара. Алар үзләре дә, әлеге бәйгегә бар тырышлыкларын һәм түземлекләрен эшкә җигеп, хәтта гаджетларны да онытып торып әзерләнгәннәрен яшерми. Әти-әниләр, тәрбиячеләр, укытучылар да «Коръән уку бәйгесе»балага бар яктан да ярдәм итә дип саный.

Әхлак һәм тәрбия ягын әйтеп тә тормыйм инде, Коръән нигезләрен, аятьләр һәм сүрәләр өйрәнгән бала мәктәптә башка фәннәрдән дә яхшы укый, чөнки ул хәтерен ныгыта, фикерләү сәләтен арттыра, – ди, Бакырчы мәктәбе укытучысы, күп бала анасы Ләйсән Шәйхетдинова.

yashel-uzan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*