tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ютазыда янган мәчеткә төзекләндерүдән соң ярымай куелды
Ютазыда янган мәчеткә төзекләндерүдән соң ярымай куелды

Ютазыда янган мәчеткә төзекләндерүдән соң ярымай куелды

Бүген, Рамазан аеның 27-нче көнендә (20-нче майда), Ютазы районының Иске Каразирек авылында иртәнге сигездә (08:00), үз-үзеңне читләштерү режимы вакытында янган мәчет манарасына ярымай кую тантанасы узды. Әлеге чарада Нурлат районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, район башлыгы Аяз Шәфигуллин, Ютазы районы имамнары, “Фәнис” мәдрәсәсе мөгаллимнәре һәм остазлары, район халкы катнашты.

Ярымай куелыр алдыннан имам-мөхтәсиб Марат хәзрәт Мәрданшин Коръән-Кәрим аятьләре укыды һәм мәчетне торгызу эшләрен уңышлы төгәлләнү хөрмәтенә җәмәгать белән дога кылды. Исегезгә төшерәбез, Рамазан ае дәвамында, акча җыю игълан ителеп, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды мәчетне торгызу өчен 750 000 сум күләмендә акча җыя алды.

Исегезгә төшерәбез, 4 апрель көнне Ютазы районы Иске Каразирек авылы мәчетендә янгын чыгып, 2002 елда төзелгән агач бина тулысынча диярлек янып бетә. Мәчет ике авыл халкы өчен хезмәт иткән була. Бер айдан аз гына вакыт эчендә мәчет сип-панельләр технологиясе буенча яңадан төзелде. Бүгенге көндә мәчетнең стеналары бар, ишек, тәрәзәләр куелган, идән җәелгән инде. Якын көннәрдә әйләнә-тирәне җыештыру, төзелеш калдыкларыннан чистарту эшләре башкарылачак. Шулай итеп, барлык эшләрне 30 майга эшләп бетерү ниятләнә.

Хөрмәтле мөселманнар, дин кардәшләребез! Мәчетне төзекләндерүгә керткән ярдәмнәрегез өчен киң рәхмәтләребезне җиткерәбез. Пәйгамбәребез ﷺ болай дигән: «Кош оясы хәтле зурлыкта мәчет төзүчегә дә Аллаһы Тәгалә Җәннәттә йорт төзер».

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*