tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Зәкят” фонды Корбан бәйрәменә әзерлек башлады
“Зәкят” фонды Корбан бәйрәменә әзерлек башлады

“Зәкят” фонды Корбан бәйрәменә әзерлек башлады

Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды Корбан бәйрәме алдыннан традицион рәвештә “Мохтаҗларны тукландыр” акциясен игълан итә. Әлеге башлангыч кысаларында һәрбер теләгән кеше “Зәкят” фондыннан сарык сатып алып, аның итен мохтаҗларга тапшыра ала.

Бер яшьлек бәрәннең бәясе 8000 сумны тәшкил итә: әлеге суммага малны сую, итне ваклау һәм мохтаҗларга – инвалидларга һәм күп балалы гаиләләргә өләшү хезмәте керә.

– “Зәкят” фонды тулысы белән барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итүне үз өстенә ала: сатып алудан алып мохтаҗларга илтеп бирүгә кадәр, – дип билгели фондның генераль директоры Булат Мәрданов. – Безнең квалификацияле белгечләр корбан чалу гамәле буенча хәйриячеләрне кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирәләр.

Җитәкче сүзләренә караганда, Фонд хезмәтләре – бушлай. Ул бернинди дә финанс табыш алуны күздә тотмый, корбан итен тарату буенча барлык эшләр Аллаһы ризалыгы өчен башкарыла, безнең ниятебез – корбан итен күпләгән мохтаҗларга җиткерү. Әлеге мөмкинлектән файдалану өчен (843) 225-33-22 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белгечләр сезгә барысын да аңлатып, корбан чалу йоласын үтәр өчен акча кабул итеп алачак һәм аны җиренә җиткереп башкарачак. Сарыкларның саны чикләнгән.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*