tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җәлил хәзрәт Фазлыев: Адәм баласы дөньяга иманлы булып килә, иманлы булып китәрлек итеп яшәргә тиеш
Җәлил хәзрәт Фазлыев: Адәм баласы дөньяга иманлы булып килә, иманлы булып китәрлек итеп яшәргә тиеш

Җәлил хәзрәт Фазлыев: Адәм баласы дөньяга иманлы булып килә, иманлы булып китәрлек итеп яшәргә тиеш

Балаларга милли тәрбия, дини белем бирү өлкәсендә тупланган тәҗрибә һәм бу  юнәлештә булган проблемалар хакында дин әһелләре  IT-паркта сөйләште. Әлеге темага бүген башланып киткән “Милли тормыш һәм дин” IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы секцияләренең берсе багышланган иде.

Барчабызга да мәгълүм: барлык заманнарда, һәрбер җәмгыятьтә балалар тәрбиясенә бик зур игътибар бирелгән. Балалар ул – һәр дәүләтнең, һәрбер халыкның, һәр гаиләнең дәвамы, киләчәге: бүгенге балалар киләчәктә шушы ил белән идарә итәчәкләр, алар халыкның, җәмгыятьнең намусын, рухи-әхлакый мирасын, мәдәниятен, милли йөзен сакларга тиешле затлар. Шуңа да аларга тиешле тәрбия бирү мәсьәләләре һәрвакыт өстенлеклеләр рәтендә булган.

Секция эшен Җәлил хәзрәт Фазлыев ачып җибәрде. Аның сүзләренчә, беренче максат – адәм баласы дөньяга иманлы булып килә, иманлы булып китәрлек итеп яшәргә тиеш. Икенче максат – һзәр сәламәт кеше гаилә корып, үзеннәнбераз гына яхшырак балалар калдырырга тиеш.

  • Бүген яшьләр начар дибез. Моңа кем гаепле – яшьләрме, безме?Димәк, без, әти-әниләр, Аллаһы Тәгалә каршындагы икенче бурычыбызны үтәмәгәнбез.Балаларыбыз безгә караганда аз гына да булса тәртиплерәк, әз генә булса да яхшырак, әз генә булса да динлерәк булырга тиеш, – дип ассызыклады ул үз чыгышында.

Шуннан соң Җәлил хәзрәт  дин укытуны мәктәпкә кертү фикере алга сөрелүен билгеләп китте. Аның сүзләренчә, дин әһелләре ислам мәдәниятен укытуга әзер булырга тиеш. Дәреслекләр, кадрлар мәсьәләсен алдан ук кайгырта башларга кирәк, ди ул.

  • Бик матур эшләүче мәдрәсәләр, мәчетләр бар. Әмма мәчет аша 100% баланы үткәреп буламы? Юк. Ә мәктәп аша 100% бала уза, – дип билгеләде ул.

Шул ук вакытта Җәлил хәзрәт төп проблеманың  бүген тәрбияләү өчен балалар җитмәүдә икәнен, ягъни демографик мәсьәләнең кискен торуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, кешеләргә һәр бала үз ризыгы белән туа икәнне аңлатырга, вәгазьләр вакытында тел турында гына түгел, демография хакында да сөйләргә кирәк.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиенең референты, Мәскәү һәм үзәк регион мөселман диния нәзарәте вәкиле Альберт Әхмәдуллов сүзләренчә, балаларыбызга дин яшәешенә юнәлеш биргәндә, милли тәрбия системасын ачыклаганда, безгә Р.Фәхреддин, К.Насыйри, Г.Баруди, Ш. Мәрҗәни һ.б күренекле шәһесләребезне нигез итеп алырга кирәк. Бүген дә милли мәгариф өчен кыйммәтен югалтмаган бу педагогик хезмәтләр эшне максатчыл һәм нәтиҗәле итеп оештырырга зур этәргеч.

  • “Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз”, – ди Р.Фәхреддин. Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазыйфасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш, – дип билгеләп үтте Азат Әхмәдуллов.

Кукмара мәдрәсәсе мөдире Ришат хәзрәт Курамшин үз уку йортында эшнең ни рәвешле оештырылуы, тупланган тәҗрибә, ирешелгән уңышларга тукталып китте.

  • Районның барлык мәчетләрәрендә дә вәгазьләр фәкать татар телендә генә сөйләнә. Төрле дини һәм милли чаралар, әйтик, мәүлид кичәләре, мөселман сабантуйлары һәм башкалар шулай ук татар телендә үткәрелә.

Әмма чыгышының төп өлешен Ришат хәзрәт булган проблемаларга багышлады.

– Проблемалар дигәндә, иң элек мәчетләрнең, дин әһелләренең финанс хәле, йомшак кына әйткәндә, тотрыксыз булуы турында әйтергә кирәктер. Бу мәсьәләгә дәүләт тарафыннан күбрәк игътибар бирелсә, дин әһелләре күпкә нәтиҗәлерәк эшләр иде дип уйлыйм, ди ул.

Икенчедән, туган телне өйрәнү, үзләштерү мәсьәләсен әйтеп китте. Дәүләт тарафыннан милли телгә игътибар никадәр кими, шул кадәр ул зәгыйфьләнә. Без бүген шундыйрак хәлгә килеп төштек ки, ата-аналар үз балаларына: “Рус телендә укысагыз гына югары уку йортына керә аласыз, рус теле белән генә яши аласыз”, – дип тукып тора… Безнең районда яшәүчеләрнең 70 проценты – татарлар, әмма үсеп килүче буынның туган телне белүләре елдан-ел начарлана гына, ди ул

Проблемаларның тагын берсе – телевидениедә төрле яшьтәге балалар өчен татар телендәге тапшырулар һәм мультфильмнар юк диярлек. Бүген татар балалары өчен татар телле гәҗит-журналлар бераз нәшер ителә, ләкин алар балалар өчен нигәдер кызык түгел, дип тагын бер борчыган мәсьәләне атап китте ул

Моннан тыш, махсус балалар өчен әзерләнгән дини дәреслекләр булмау, мәчет каршындагы курсларның күбесендә балаларны укыту гарәп хәрефләрен һәм намаз уку тәртибен укытудан гына гыйбарәт булуны атап китте.

Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы  Рөстәм хәзрәт Хәйруллин билгеләп киткәнчә, бүген гаилә институты зур үзгәрешләр кичерә. Мисалга ул ЗАГС мәгълүматларын китерде: бүген Татарстанда 3 теркәлгән гаиләгә 2 аерылышу туры килә. Һәм бу статистиканы ир белән хатынның милләте дә, дине дә үзгәртми. Ягъни татарлар да аерылыша, катнаш гаиләләр дә таркала һәм мөселманнар да Аллаһы Тәгалә каршында биргән вәгъдәләрен оныта, – дип күңелен әрнеткән мәсьәләдән башлады ул сүзен.

Шуның белән бәйле рәвештә беренче максат – гаиләне саклау булуны әйтте. Бу нисбәттән “Гаилә дәресләре” оештырыла. Атнага бер тапкыр, вәгазь-лекция форматында гаиләнең әһәмияте, аның әгъзаларының вазыйфалары һәм бурычлары аңлатыла, проблемалы мәсьәләләргә аңлатма бирелә, дип сөйләде Рөстәм хәзрәт.

Аның сүзләренчә, гаиләдәге балалар саны да бүген сөендерерлек түгел. Демографик үсеш тәэмин ителсен өчен гаиләдә кимендә өч бала булуы кирәк. бу вазгыятьтә безнең максатыбыз баланың әһәмиятен вәгазьдә ассызыклап тору гына түгел, шул конкрет гаиләгә без нинди ярдәм күрсәтә алабыз – шуларны билгеләү. Әлбәттә, мәчет яисә башка бер оешма гына гаиләдәге тулы вазгыятьне үзгәртә алмый. Гаилә тәрбиясе бик мөһим икәненә басым ясады ул.

Барлыгы секция эшендщ 18 чыгыш яңгырады. Һәр чыгыш ясаучы балаларны дингә тарту ысуллары белән уртаклашырга тырышты. Балаларны бүләкләүләр, аларны укытуга салынган инвестицияләр иң яхшысы, алар артып кире кайта, дип ассызыкланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*