tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Журналистларны матбугат конференциясенә чакырабыз
Журналистларны матбугат конференциясенә чакырабыз

Журналистларны матбугат конференциясенә чакырабыз

Хөрмәтле журналистлар!

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 2017 елның 18-20 май көннәрендә «Милли тормыш һәм дин» VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын уздыра. Быелгы форумда Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 68 регионыннан 1050  делегат катнашачак. Форумының программасы кысаларында дин әһелләре аерым секцияләргә бүленеп эшлиячәкләр. Чараның пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты   Рөстәм Миңнеханов катнашуы да көтелә.

Бу уңайдан 2017 елның  10 май көнне  11.00 сәгатьттә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында (Карл Маркс урамы, 38/5) БТК БК рәисе Р.З.Закиров катнашында матбугат–конференциясе уздырыла.

Әлеге чараны яктыртырга журналистларны чакырып калабыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*