tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зур Чирекледә – мәүлет бәйрәме
Зур Чирекледә – мәүлет бәйрәме

Зур Чирекледә – мәүлет бәйрәме

Бу көннәрдә дөньяның төрле кыйтгаларында гомер итүче дин кардәшләребез бөек Мөхәммәт пәйгамбәребезнең туган көне уңаеннан Мәүлет бәйрәмнәре үткәрәләр. Шундый матур кичәләрнең берсе – Ульяновск өлкәсенең Николаевка районындагы Зур Чирекледә да узды.

Бу авыл өлкә үзәгеннән 260 чакрым ераклыктагы Самара-Мәскәү федераль тимер юл буена урнашкан. Авыл читенннән инде күрше Пенза өлкәсе башлана. Өч мәхәлләле авылда 3000 нән артык кеше яши. Ел саен 30-35 бала туа. Чирекле элек-электән динебезне хөрмәт итеп яши торган төбәк. Авылдагы һәр бала да дини йолаларны, ислам нигезләрен кече яшьтән үк өйрәнеп үсә. Мәүлет бәйрәменең дә мәгънәсен урамдагы кайсы гына сабыйдан сорасаң да, җавап таба аласың. Ульяновск өлкәсе мөселманнарының Диния назәрате рәисе, мөфти, Сәүбән хәзрәт Сөләйманов та тумышы белән шушы авылдан.

Чиреклеләрнең бәйрәм мәҗлесенә күрше Пенза өлкәсеннән дә кунаклар чакырулы иде.

Чирекледә мәүлет бәйрәмен ел саен өч мәчеттә чиратлашып уздыралар икән. Быелгысы Али мәчетендә узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*