tatruen
Баш бит / Слайдер / Дмитров эзтабарлары Багратионовскига барып җиткән
Дмитров эзтабарлары Багратионовскига барып җиткән

Дмитров эзтабарлары Багратионовскига барып җиткән

2011 елның җәендә Казанга Мәскәү өлкәсе Дмитров шәһәреннән әдәби  туристлар  төркеме килгән иде. Андагы бер музей каршында оешкан “Строка, оборванная пулей” ватанпәрвәрләр  клубы  сугышта һәлак булган шагыйрьләр белән кызыксыналар икән. Алар  Идел ярында палаткалар корып, көн саен Казанга экскурсиягә очрашуларга килеп йөределәр.  Бу юлы әдәбият сөюче яшьләр яугир шарыйрь Фатих Кәримнең тормышын өйрәнү өчен  Казан белән таныштылар, шагыйрьгә бәйле материаллар тупладылар, Ләйлә Фатих кызы Кәримова белән очраштылар. Ул вакытта араларында бер татар да булмаса да, Дмитров шигырь сөючеләре Ф,Кәрим  әсәрләре буенча спектакль уйлап чыгарганнар.

Соңыннан Ләйлә ханым  Дмитров   эзтабарларына кунакка барып, аларның мәдәни чараларында катнашты. Түбән Каманың Ф.Кәрим язмышы белән кызыксынучы    27 гимназиясе  укучылары да Мәскәү өлкәсендәге бу клубка кунакка барып кайттылар.

Быел җәй Дмитров шәһәренең әлеге эзтабарлары Ф.Кәрим эзләре буенча Калининградка сәфәргә киткәннәр. Укытучы Татьяна  Владимировна Елисеева җитәкчелегендәге бу төркемдә 15  әдәбият сөюче юлга чыккан. Һәлак булган каһарман шагыйрьләрнең рухын зурлаучы  клуб вәкилләре Калининград балык эшкәртү институты белән сөйләшеп, алар ярдәмендә Калининград белән танышканнар. Чөнки алар үзләре дә Дмитров шәһәре янындагы Рыбачьи кәсәбәсендәге балык эшкәртү  коллияте каршындагы музей һәм әдәби клуб вәкилләре. Хәзер инде Дмитров көллияте белән Калининград институты хезмәттәшлеге киңәячәк.

Әдәбият һәм каһарман язмышлар  кабызган   дуслык тагы да киңәя, яңа сәфәрләргә өнди. Бу көннәрдә Мәскәү яны эзтабарлары Фатих Кәрим һәлак булган һәм күмелгән Багратионовскига килгәннәр. Биредә татар шагыйренә һәйкәл куюны оештырган милләттәшебез  Гыйрфан Бахтияров 7 июльдә Дмитров кунакларын 1945 елның 19 февралендә  шагыйрь һәләк булган басуга алып барган. Мәскәү яны туристлары Багратионовски белән танышуларын дәвам иттерәләр. Гадәттәгечә, алар шәһәр янында палаткалар куеп,  ачык һавада яшиләр. Бу әдәбят сөючеләргә каһарман шәхесләрнең башыннан кичкән вакыйгаларны тирәнрәк аңларга,   туризм романтикасы хисләрен кичерергә ярдәм итә.

Рәсемдә: Мәскәү өлкәсе Дмитров шәһәреннән Казанга  килгән эзтабарлар  Ләйлә Кәримова белән очрашуда  (2011 нче ел).

Римзил Вәлиев, “Дөнья” студиясе баш мөхәррире..

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*