tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дубайда яшәүче татарлар бүген ифтар үткәрергә җыена
Дубайда яшәүче татарлар бүген ифтар үткәрергә җыена

Дубайда яшәүче татарлар бүген ифтар үткәрергә җыена

Бүген Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татарлар бергә җыелып, ифтар үткәрергә җыена. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Дубайда яшәүче, ифтарның оештыручысы Әлфия Бәдретдинова хәбәр итте.

“Дубайда ифтарны беренче тапкыр гына уздыруыбыз түгел, берничә тапкыр җыелып алганыбыз булды. Әйтик, соңгы тапкыр сигез татар кызы бергә җыелдык. Ифтарны мин һәм Марьянна иптәш кызым белән оештырабыз. Ул Чаллы кызы. Ире Радик, улы Рәсүл белән Дубайда 5 еллап яшиләр. Гомумән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татарларның социаль челтәрдә уртак төркеме бар, хәзерге вакытта анда 130 дан артык кеше җыелды. Бүгенге ифтарда 35-40 кеше катнашуы көтелә”, – дип сөйләде Әлфия Бәдретдинова.

Татарлар катнашындагы ифтар Дубайның “Учкудук” дигән үзбәк ресторанында узачак.

Әлфия Бәдретдинова Рамазан аен көтеп алуын әйтте. Соңгы арада Мәскәү мәчетенең имам-хатыйбы Шамил Галәветдиновның лекцияләрен тыңлыйм. Мин үз-үземә “Рамазан аеның килүен көтү – бәхет бит ул”, дип әйтә идем. Миңа калса, Рамазан аенда дөньяда яхшылык һәм ихласлык кебек сыйфатлар күбрәк буладыр”, – диде ул.

“Март аенда Дубайда яшәүче казахлар оешмасы безне – татарларны  – Нәүрүз бәйрәме үткәрергә чакырганнар иде. Анда без 4-5 татар кешесе генә кушылдык. Казахларның шундый дус, тату булганнарнына көнләшеп караган идек. Монда яшәүче милләттәшләр күп, Дубайда 25 ел яшәүче татар гаиләсе бар, яшьләребездән 8-10 яшәүче кызлар-егетләр дә байтак иткән. Татарлар белән дә шулай төрле бәйрәмнәр, очрашулар үткәрергә зур теләк бар”, – диде Әлфия Бәдретдинова.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*