tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дуслар җыелган җирдә
Дуслар җыелган җирдә

Дуслар җыелган җирдә

Алар моңа кадәр бары тик үзләре яшәгән авыл һәм район сәхнәләрендә генә чыгыш ясаган булса, бу юлы  Ульяновск өлкәсенең татар мәдәният Үзәге бер сәхнәгә җыйды. Бу- Сембер төбәгендә узган “Дуслар җыелган җирдә” дип аталган төбәкара сәнгать фестивале. Үзәк семберлеләрне һәр елны яңа ел бәйрәме көннәрендә нинди дә булса кызыклы һәм мавыктыргыч чара белән гаҗәпләндерә. Быелгы бәйрәм тулысы белән тарихи ватаныбыз-ТАССРның 100 еллыгына багышланган.

Үзләренә кунакка күршеләре -Татарстанның көньяк –көнбатышындагы Апас, Буа,Тәтеш һәм Чүпрәле районнарының танылган үзешчән сәнгать осталарын чакырганнар.
Буа районы мәдәният йортының танылган җырчысы Илсөяр Кузьмина Татарстанның гына түгел, Россиянең дә бик район, шәһәр мәдәният йортларында чыгыш ясаган җырчы. Биредә беренче тапкыр.

Узган ел башында Ульяновск өлкәсенең татар автономиясе Апас районы мәдәният бүлеге белән үзара хезмәттәшлек турында килешү төзегән иде. Ел дәвамында алар әлеге килешү кысаларында байтак уртак чаралар оештырдылар. Апаслылар өлкәнең театр фестивалендә катнашып лауреат исеменә дә лаек булдылар. Ә бу юлы сәхнәдә районның танылган җырчылары.

Шәһәрдә яшәүчеләр һәр атна саен диярлек булып торган татар концерт-спектакльләренә йөреп торсалар да, үзешчәннәрнең чыгышын да җылы кабул иттеләр.
Бүген яңа елның яңа башлангычына нигез салынды. Ә гыйнвар азагында исә бу сәхнәдә татар театрлары фестивале башланачак. Анда да күрше Татарстан, Чувашия һәм Мордовия республикаларыннан үзешчән театр коллективлары катнашыр дип көтелә.

 Рамис Сафин

Ульяновск өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*