tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дүртөйленең сүнмәс кояшы
Дүртөйленең сүнмәс кояшы

Дүртөйленең сүнмәс кояшы

Дүртөйлелеләр — бәхетле халык. Аларның үз кояшы бар. Ул кояш — Наҗар Нәҗми. Яшәе­шебезгә күңелебездәге эчке каршылыклар, җәмгыятьтәге тышкы каршылыклар котылгысыз давылдай ябырылганда да, илебездә татар, башкорт кебек туган телләрнең язмышы кыл өс­тендә калганда да, дуслар хыянәтен кичер­гәндә дә, гаделлек эзләгәндә дә, сөю-сөелү утында янганда да, гомумән, өметсезлектән сүндем-сүрелдем дигәндә без Наҗар Нәҗми дигән кояшка багабыз – илаһи шигъриятенә, дөнья белән тиңләрлек иҗатына мөрәҗәгать итәбез. Ул җылыта да, яктырта да, упкыннан да йолып ала, күңелләргә нур сала, яшәүгә өмет уята. Бу кадәр дә, берни белән үлчәнмәс көчкә ия булган Наҗар Нәҗми иҗатын Кояшка тиңләми тагын нәрсәгә тиңлисең! Бер кешедән миллионнар йөрәгенә күчкән бу кадәр җылылык бары тик Кояш җылысына тиң.

Наҗар ага Нәҗми белән якташларча сер­ләшеп, әти белән кыз арасында була торган мө­нәсәбәттә озак еллар аралашып яшәдек. Аның “Кызыл таң” гәзитенең мин эшләгән әдәбият һәм сәнгать бүлегенә бер килеп урамаган көне сирәк булгандыр. Гәзит-журнал­ларның бәсе, анда язылган мәгълүматның әһәмият­лелеге югалмаган, киресенчә, вакытлы матбугат аша гына бик күп нәрсәне белә алган чак иде. Яңалыклар да иң беренче редакцияләргә килеп ирешә торган иде бит. Үзендәге хәбәрләр, шатлык-борчылулары белән дә безнең янга кереп уртаклашыр иде. Әдәбият, шигърият темаларына мәкаләләр язды, бәхәсләр, чыгышлар бе­лән чын шигъриятне яклады.

Шигырьләр язуымны белгәч, “Языламы? Наҗытамакны мактап нинди шигырь яздың? Ул — мактарлык авыл, аның халкы матур”, – дип гаҗәпкә калдырган иде. Карале, нинди игътибарлы кеше, туган авылы Миңештедән еракта яткан бәп-бәләкәй авылны да белә, дип сокланган идем. Баксаң, 11-12 яшьлек чагында картәнисе белән минем туган авылыма кунакка килгән икән бит булачак шагыйрь. Халкы матур күңелле, кызлары уңган дип, ахирәтенең кызын оныгына димләп куймакчы булган картәнисе. Тик, кызганычка каршы, Наҗар Нәҗми колагын тешлисе кыз да ул чакта күрше авылга кунакка киткән булган. Шул вакыйгаларны хәтерләп, 1997 елда чыккан “Татар каны” дигән китабын “Фәниягә, әткәсе туганчы ук Наҗытамакта кунакта булган малайдан-бабайдан” дип язып бүләк иткән иде Наҗар ага. Шушы хәлләрне сөйләгәч, ничектер, бөтенләй үз, якын булып калган иде ул миңа. Әлеге вакыйгага багышлап, “Наҗар Наҗыга килгәч” дигән шигырем дә туган иде.

Шагыйрь турында, аның иҗаты, бөеклеге, кабатланмаслыгы хакында язучылар күп булды. Әле дә язалар. Киләчәктә дә язучылар күп булыр. Чөнки Наҗар Нәҗми дигән шагыйрьнең асылын ачып бетерерлек түгел. Ул — үзе бер дөнья. Ә дөньяны кем яратмый! Шуңа да аның шигъриятенә гашыйклар олуг шагыйрьгә багышлап шигырь яза, мәдхия җырлый. Бу багышлауларда мактау гына түгел, шагыйрьнең төп асылы, күңеле, хәтта киң укучыга билгеле булмаган яклары да ачыла. Шуңа да ул мәдхия-багышлаулар бик кадерле.

Мин, якташым – олуг Шагыйрьгә багышланган шул шигырьләрне укып, бик күп яңалык ачтым һәм аларны туплап, китап итеп чыгарып, киң катлам укучыларга да шул ачышларны җиткерәсем килде. Алар шактый күп булып чыкты, йөздән артып китте… Гаҗәпләнәсе тү­гел, Наҗар Нәҗмине яратмаган, аның белән горурланмаган, аңа үзенең мөнәсәбәтен бел­дерергә теләмәгән кеше сирәктер…

2018 елның февралендә җәмәгатьчелек Наҗар Нәҗминең 100 еллыгын билгели. Шушы олуг датага багышлап, “Җырның булмый соңлаганы” дигән җыентыкка тупланган кайбер шигырьләрне гәзит укучыларга тәкъдим итәсем килде.

Фәния Габидуллина, Башкортостан Республикасы, “Кызыл таң” газетасыннан алынды

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*