tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда татар әдәбияты көне үтә
Ижауда татар әдәбияты көне үтә

Ижауда татар әдәбияты көне үтә

22 сентябрьдә Удмуртиянең милли китапханәсендә Татар әдәбияты көне уза.

Бу чара Әдәбият елы кысаларында китапханә һәм татар иҗтимагый үзәге тарафыннан оештырылган.

Китапханәдә язучылар, шагыйрьләр, публицистлар, фәнни һәм педагогик җәмәгатьчелек очрашулар, әңгәмәләр үткәрде. Татар әдәбиятының иң матур үрнәкләре сәнгатьчә укылды, Удмуртия социаль-педагогик колледж укучылары татар җырларын һәм биюләрен башкардылар.

Шулай ук бу көнне китапханәдә татар әдәбиятының 12 гасырлык тарихын чагылдырган күргәзмә эшләде. Анда Удмуртия милли китапханәсе фондындагы китаплар күрсәтелде. Бу – татарча, удмурт һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән фольклор, шигърият, проза әсәрләрен туплаган басмалар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*