tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әгерҗенең 7нче балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме узды
Әгерҗенең 7нче балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме узды

Әгерҗенең 7нче балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме узды

Бүген Әгерҗенең 7нче балалар бакчасында милли бәйрәмебез – Сабан туе узды. Саклану чарары төгәл үтәлде. Ярышлар, башта һәр төркемнең үз мәйданчыгында узды. Төп мәйданга финалга чыгучылар гына чакырылды.

Бәйрәмне тәрбиячеләрдән торган бию төркеме ачып җибәрде. Ул ТАССРның 100 еллыгын да, халыклар бердәмлеген дә ачык күрсәтте.

Педагог Зөлфинә Хуҗинаның җәйнең бизәге булган лилияләр турындагы җыры, тәрбиячеләр биюе, балалар булып киенеп төрле уен коралларында уйнаган тәрбиячеләр оркестрының чыгышы да бәйрәмгә матурлык өстәде.

Балаларны район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиев сәламләп, матур һәм батыр, тырыш һәм акыллы булып үсүләрен, әти-әниләрен һәрвакыт сөендереп торуларын теләде.

Аннан Сабантуйның бизәге булган уеннарга старт бирелде. Иң беренче “ат чабышы” булды. Уенчык атларга атланып чапкан малай-кызларны карау бик күңелле иде. Капчык киеп сикерү, түбәтәй, чиләкләр белән су ташу уеннарында да катнашырга теләк белдерүчеләр шактый иде.

Финалга чыккан һәркем бүләк алды.

Миләүшә Ягъфәрова
agryz-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*