tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Әхтәмушки” ансамбле Татар Вагайда
“Әхтәмушки” ансамбле Татар Вагайда

“Әхтәмушки” ансамбле Татар Вагайда

Татар мәдәнияте көннәрендә Төмән өлкәсенең танылган артистлары концертлар белән татар авылларда булдылар. Өлкә үзәгеннән 300 -400 чакрым ераклыкта булган татар авылларында яраткан артистларын тамашачылар көтеп алдылар. Россия күләмендә һәм Халыкара бәйгеләрдә лауреат исемен яулаган, 2004 нче елны Халык исеме бирелгән ”Әхтәмушки” (җитәкчсесе Әхтәм Әгъзам улы Назыров) ансамбленең концерты 23 февральдә Татар Вагай (II Вагай) авылы клубында үтте. Клуб хезмәткәре Руфина Әмирова баурсаклар, пәрәмечләр белән ерактан килгән кунакларны каршы алды.

Татар җырларын яраткан авыл халкы “Әхтәмушки” ансамбленең чыгышларын, аерым җырлаган һәр җырчыны җылы каршы алдылар. Залда “алма төшәр” урын булмады. Күрше Тубысы һәм Татар Вагай авылларыннан олысы-кечесе концерт карарга килгәннәр. Өлкәннәргә яхшы таныш булган “Агымсу”, “Гомерләр үтә икән ул”, “Гүзәл җирем” һәм башка җырларны тамашачылар бергә кушылып җырладылар. Җырчы Айдар Курмандаевның бу авылда яшәгән әти-әнисенә татар җырларына, сәнгатькә улларына мәхәббәт тәрбияләгәннәренә сәхнәдән рәхмәтләр белдерделәр. Концерт бер тында, тамашачылар белән аралашып, күңелле узды.

Руфина Әмирова, Әнисә апа Усманова авыл халкы исеменнән “Әхтәмушки” җырчыларына рәхмәтләр белдерделәр. Руфина авыл клубында ил күләмендә үткәрелгән сигезенче март, нәүрүз бәйрәмнәрен, Бөек Җиңү көненә тематик концертлар оештырылганын, авыл һәм милли бәйрәмнәр үткәрелүе турында сөйләде. Клуб каршында өлкән яшьтәгеләрнең вокал төркеме, балалар өчен бию, кул эшләре буенча түгәрәкләр алып барганын әйтте. Клуб бинасында эшләгән китапханәдә балалар өчен төрле мавыктыргыч, эчтәлекле чараларда мәктәп укучыларының актив катнашканын да белдек.

Милләт җанлы дуслар Тубысыдан
Вагай районында урнашкан татар авылларында яшәүче милләттәшләребез узара тату булуын да күрдек. Тубысы клубында мәдәни чараларны оештыручы Әлфия Мөслимова:”Өлкә күләмендә узган татар мәдәнияте көннәре безне дә читләтеп узмады. Авыл халкы һәм Тубысы клубы каршындагы “Дулкын” ансамбле җырчылары белән без концерт карарага Икенче Татар Вагайга килдек. “Әхтәмушки” ансамбле безнең якларда беренче мәртәбә. Концерт безнең күңелебезгә таныш булган җырлары белән ошады. Беренче мәртәбә безнең якларга килгән “Әхтәмушки” ансамбленең соңгы килүләре булмасын иде. Безнең якларда татар авыллар күп. Авылларда яшәүче якташларыбыз белән без бер поселениедә аралашып, дус яшибез. Мәдәни чаралар оештырганда бер-беребезгә ярдәм итәбез. Авылыбызда тырыш, уңган халык яши. Зур йортлар төзеп, вахта юлы белән хезмәт итеп көн күрәләр.

Барлык кеше дә үз хуҗалыгында сыерлар, бозаулар, тавыклар асрый. Тубысының олы күленнән күрше авыллардан да якташларыбыз килеп балык тота. Узган атнада авыл халкы белән өлкә Думасы депутаты Юрий Конев очрашты. Ул ил һәм өлкә күлмендәге сәяси яңалыклар белән авыл халкын таныштырды. Ничек авыл территориясен төзекләндерүгә федераль грант алырга кирәклеге турында сөйләде. Авыл поселениеләреннән бу очрашуда катнашучылар аңа сораулар бирделәр. Өлкә думасы депутаты Юрий Конев Тубысы клубы каршында эшләүче ветераннарның “Дулкын” җыр ансамблендә җырлаучыларына милли күлмәкләр тектерүгә илле мең сум акча бирергә дигән карар чыгарып китте. Безнең ансамбльдә 90 яшьләренә якынлашып килгән әбиләр борыңгы татар җырларны җырлыйлар. Хәзерге көндә укучылар катнашында сигезенче мартка бәйрәм программасын әзерлибез. Клубка төрле буын кешеләр килә. Мондый чараларда яшүсмерләр буыннан –буынга сакланып килгән гореф-гадәт йолаларыбыз, җырларыбыз белән танышалар, аларны ишетеп, белеп үсәләр,”- дип сөйләде.

Римма Умитбаева

Тубыл 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*