tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әкият хуҗасы Алинә
Әкият хуҗасы Алинә

Әкият хуҗасы Алинә

Көннән-көн замана үзгәрә бара. Бүгенге көндә тормыш мәктәп алдына уку
һәм тәрбия эшен яңача оештыру бурычын куя. Чөнки хәзерге чорда безнең
илдә бара торган яшәү өчен көрәш, шәхси эшмәкәрлекне хуплау, җәмгыяттә үз-
үзеңне генә ихтирам итү хисенең көчәя баруы яшь кешенең якты
омтылышларын сүндерә, үзенә тиешле тормыш юнәлешен сайларга комачаулый.
Җәмгыять шартларына яраклашкан, тормыш матурлыгына үзенең бөтен хисләре
белән җавап бирә торган кеше кирәк, ә мондый осталык каян килә соң?
Башкалар ишетмәгәнне ишетү, башкалар күрмәгәнне күрә белү, башкалар
аңламаганны аңлау. Аның чыганагы кайда? Бәлки, кайберәүләр бүгенге
компьютер, техника,бизнес заманында бу вак, кирәксез нәрсә дип карар һәм
шушы матурлыкны интернет челтәрендә «казынып утыручы» яшьләрдә күрерләр.

Ә менә мин киресенчә, китап укыган, кулына каләм алып язган, үз
кичерешләрен язап аңлата алган яшьләрне хуп күрәм. Хәзерге заманда
аларга үзләрен күрсәтергә күп мөмкинчелекләр бар. Шундыйларның берсенә тукталып китәсем килә. «Счастливые истории» Хәйрия фонды быел да Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән, рус һәм татар телләрендә язучы 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге
авторларны бәйгегә чакырды. Бу бәйге “Глаголица” исеме астында үтте. Бу
бәйге үз алдына күп максатларны тормышка ашырырга куйды һәм катнашкан
балаларга Россия һәм Татарстан Республикасы язучылары белән бергә кы-
зыклы программа да әзерләгән иде. Ләкин Малмыж районыннан катнашучы бары
тик бер генә кыз булды. Ул Иске Йөрек мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы
Алинә Илнур кызы Мәрдәнова иде.

Бәйге 5 сентябрьдә тәмамланды. Ул үз эченә төрле номинацияләрне алды:
рус һәм татар телләрендә поэзия, рус һәм татар телләрендә проза, рус
теленә француз, инглиз, алман һәм татар телләреннән тәрҗемәләре.
Ә менә Алинә татар телендә әкият уйлап чыгарып язган. Быелны бу бәйгегә
600 эш кабул ителгән. Ә инде бүләкләү көненә шулардан 60ын гына сайлап
алганнар. Менә шул икенче турга үткән кешеләрне 18е көнне Казанга
бүләкләүгә чакыралар.

Алинәнең Казанга әти-әнилләре белән килгәне күп тапкырлар булса да, бу
юлы ул мөстәкыйль рәвештә үзе генә бара. Анда туган беренче фикерләрен
безнең белән дә бүлешүне сорадым.
– Казанга күп тапкырлар килгәнем бар иде. Ә мондый конкурсларга әле
беренчесе генә. Кемдер өчен бәлки бу бәйге әллә ни зур конкурс та
булмагандыр инде. Ә менә мин бик шатландым. Ниләр генә күрмәдек, ниләр
генә ишетмәдек без анда. Башыннан ук сөйлим әле. Казанга барган көнне
«Дуслык» кунакханәсенә урнаштырдылар. Шул көнне үк безне Казан буйлап
экскурсиягә алып чыгып киттеләр. Без Кремль янына бардык, Кол Шәриф
мәчетендә булдык, Сөембикә манарасының тарихы белән таныштык. Кич белән
«Туган авылым» ресторанында ашадык. Анда профессиональ биючеләр безне
татар биюе нечкәлекләре белән таныштырдылар. Рәхәтләнеп күңел ачып
кунакханәгә кайттык.

– Башка көннәр ничек үтте соң һәм иң истә калган дулкынландыргыч
моментлар кайчан булды? – дип тагын сорау арты сорау яудырдым.
– Алдагы көннәр дә бик тыгыз булды. Безнең белән язучыларыбыз һәм
шагыйрь- ләр шөгыльләнделәр. Алар белән мастер класслар үтте. Язучылар
чынлыкта да алар икенче төрле, икенче дөнья кешеләре кебек. Алар белән
аралашу бер кешегә дә ошамыйча калмагандыр. Татарларның танылган шагыйре
Роберт Миңнуллин белән аралашу аеруча күңелгә якын булды. Ә менә иң
дулкынландыргычы, мөгаен, 22се булгандыр. Без әти-әниләр белән бергә
“Әкият” курчак театрына җыелдык. Көтүдән дә иң дулкынландыргыч момент
юктыр ул. Зур (бу вакытта гәүдә зурлыгы әйтелми) кешеләр тарафыннан
үзеңнең исемеңне ишетү бик рәхәт тә, шул ук вакытта горурлык хисе дә туа.
Алинә дипломант исеменә лаек була. Балаларның бастырылган эшләреннән
альманах, күп кенә китаплар һәм планшет белән бүләкләнә.

Хыялларга ирешү өчен күп еллар кирәк. Син шул вакытны төрле
каршылыкларга очрыйсың, сынасың, егыласың, кабат басып алга барасың. Бу
синең тормышың, синең өчен беркем дә яшәми. Син хыялларыңга ирешү өчен
омтылырга тиеш. Үз хыялын табып, тормышка ашырмаган кеше тулаем бәхетле
була алмый. Һәр бала үзенең сәләтен белеп, хыялларын тормышка ашырып,
әти-әнисенең горурлыгы булып, илебезгә кирәкле кеше булып яшәсен иде.

Гөлнара ГАБДРАХМАНОВА.

“Дуслык” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*