tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлфия Авзалова хөрмәтенә мемориаль композиция ачыла
Әлфия Авзалова хөрмәтенә мемориаль композиция ачыла

Әлфия Авзалова хөрмәтенә мемориаль композиция ачыла

20 сентябрь сәгать 10:00 Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында тарихи вакыйга булуы көтелә. Үзәк аллеяда бөек татар җырчысы Әлфия Авзалова каберендә ясалган мемориаль композиция ачылачак.

Җырчының кызы Зөлфия Авзалова белдерүенчә, кабер өстенә куеласы таш сәхнә шикелле итеп эшләнгән һәм анда – Әлфия Авзалова образы. Ул җырчы зурлыгында эшләнелгән. Һәйкәлнең скульпторы – Фәнил Вәлиуллин. Ул шулай ук күптән түгел Сарман районында ачылган күренекле татар җырчысы Илһам Шакиров бюстының да авторы.

matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*