tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт районында ТР Аксакаллар шурасы җыены узды
Әлмәт районында ТР Аксакаллар шурасы җыены узды

Әлмәт районында ТР Аксакаллар шурасы җыены узды

Күптән түгел Әлмәт районының Салкын Алан авылында Татарстан Республикасы Аксакаллар шурасы җыен узды. Олуг җыен шушы авылның һәм республикабызның 100, сугыш тәмамлануның 75 еллыгына багышланган иде.

Чараның беренче өлеше авыл мәчетендә узды. Аны милләтпәрвәр Илдус Маликов оештырган: җомга вәгазен дә ул үзе сөйләде һәм намазын да алып барды.

Аннары Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов чыгыш ясап, эш-гамәлләре белән танылган шура әгьзаларына “Татарстан Республикасының 100 еллыгы” медальләрен тапшырды. Җыенда милләтебезнең мөхтәрәм затлары Индус һәм Энгель Таһировлар, Фәндәс Сафиуллин, Хатыйп Миңнегулов, Нәкыйп Нәккаш һ.б. да чыгыш ясадылар. Тарих фәннәре докторы, профессор Энгель Таһиров кунакларга үзенең китапларын бүләк итте.

Соңыннан очрашу Бәрәкәтле Алан авылында дәвам итте. Бу матур табигать кочагында Татарстан рәссамнарының иҗат берлеге чираттагы 30нчы пленэрын үткәргән. 20дән артык рәссам ун көн дәвамында Урман Зәе ярындагы гүзәл күренешләрне майлы буяулар белән киндергә төшергән һәм күргәзмә оештырган.

Татарстан рәссамнарының иҗат берлеге рәисе урынбасары Мөдәррис Минһаҗев иҗади десантны оештыруда һәм бүгенге чараларны уздыруга зур өлеш керткәне өчен Салкын Алан мәчете имамы Илдус хәзрәт Маликовка, “Хәзинә” газетасы мөхәррире Илшат Мингәрәевкә Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды.

Берлек рәисе Альберт Шиһабиев пленэрның бик мөһим иҗат лабораториясе булуын ассызыклады һәм бу чарада катнашкан рәссамнарга дипломнар тапшырды.

bugulma-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*