tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт театры артистлары Минхановлар Тинчурин театрына күчтеләр
Әлмәт театры артистлары Минхановлар Тинчурин театрына күчтеләр

Әлмәт театры артистлары Минхановлар Тинчурин театрына күчтеләр

Әлмәт театрының популяр артистлары Сәкинә һәм Рамил Минхановлар Тинчурин театрына күчкәннәр. Мәгълүматны театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов раслады.

“Минхановлар сентябрь аеннан эшкә чыгачаклар. Аларның Казанга күченү теләкләре барлыгын белгәч, артистларыбыз аларны театрга алуны кат-кат кереп сорадылар. Безнең театрга өлкән буын артистлары бик кирәк”, – диде Фәнис Мөсәгыйтов.

Сәкинә Минханова Казанга күченүләрен туганнарына якынрак буласы килү белән аңлатты. “Безнең бөтен туганнарыбыз Казан тирәсендә. Өлкәнәеп барганда аларга якынрак буласы килде”, – диде ул.

Сәкинә Минханова Әлмәт театры белән дусларча мөнәсәбәттә калуны, китүләренең башка сәбәбе юклыгын ассызыклады.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*