tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эмиль Талипов: “Җәлил укулары” бәйгесендә катнашучыларның татар телен белү дәрәҗәсе сөендерә
Эмиль Талипов: “Җәлил укулары” бәйгесендә катнашучыларның татар телен белү дәрәҗәсе сөендерә

Эмиль Талипов: “Җәлил укулары” бәйгесендә катнашучыларның татар телен белү дәрәҗәсе сөендерә

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында “Җәлил укулары” бәйгесенең жюри әгъзалары утырышы узды. Казан театр көллиятенең сәнгатьле сөйләм буенча мөгаллиме Инсаф Абдулла,  ТР Рәссамнар берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Мөдәррис Мингазов,  Әзһәр Шакиров, Эмиль Талипов, Резеда Сәләхова кебек танылган артистлар,  шагыйрьләр — Ркаил Зәйдулла, Ленар Шәех, «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисовадан торган мәртәбәле жюри 976 катнашучы арасыннан һәр номинацияләрдә җиңүчеләрне ачыклады.

“Җәлил укулары” бәйгесе халыкара дәрәҗәдә беренче тапкыр уздырылуга карамастан, әлеге конкурста  Әзербайҗан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстан, Франция, Бельгия, Төркия кебек чит илләрдә һәм Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче балалар катнаша.

Өченче турга видеоязма рәвешендә кабул ителгән һәр чыгышны карап чыкканнан соң, жюри әгъзалары, мөгаллимнәр балаларны мондый бәйгеләргә әзерләгән вакытта, балалар өчен язылган әсәрләргә күбрәк игътибар юнәлтсеннәр иде, дигән теләкләрен җиткерде. Шулай ук, бәйгегә видеоязмалар төшергәндә, креатив алымнар һәм заманча технологияләр кулланып эшләүнең өстәмә баллар китерә алу мөмкинлеге дә искәртеп үтелде.

Катнашучыларның чыгышларын бәяләү барышында, балаларның татар телен белү дәрәҗәсе аерым критерий буларак бәяләнде. Жюри әгъзасы – Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Эмиль Талипов “Җәлил укулары” бәйгесендә катнашучыларның тел белү, әзерлек дәрәҗәсен югары бәяләп: “Яшь буынның шулай матур итеп татарча сөйли белүе сөендерә”, – дип белдерде.

“Җәлил укулары” халыкара әдәби бәйгесенең һәр номинациясендә җиңүчеләре исемлеге тиздән безнең сайтыбызда урын алачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*