tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Энгель Фәттахов милли көрәш буенча Россия чемпионы Раббани Нургалиев белән очрашты
Энгель Фәттахов милли көрәш буенча Россия чемпионы Раббани Нургалиев белән очрашты

Энгель Фәттахов милли көрәш буенча Россия чемпионы Раббани Нургалиев белән очрашты

Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов милли көрәш буенча Россия чемпионы Раббани Нургалиев һәм аның әтисе, остазы Ришат Нургалиев белән очрашты. Сөйләшү җанлы әңгәмә рәвешендә журналистлар катнашында узды.

Энгель Фәттахов район горурлыгы булган көрәшче егеткә рәхмәтен җиткерде, киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүен теләде.

«Актаныш көрәшсез яши торган район түгел. Киләчәгеңне туган җирең белән бәйләрсең», — дип ышануын әйтте.

Раббани Нургалиев хәзерге вакытта Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының икенче курсында белем ала. Кышкы сессия имтиханнарын тапшырырга әзерләнә. Шул ук вакытта тренировкаларын да туктатмый. Февраль уртасында Биектауда узачак Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесендә катнашыр өчен көч туплый.

«Бу яшьтә зурлар арасында Россия күләмендә җиңәрмен дип уйламаган идем. Үз-үземә ышанычым артты. Тагын да зуррак максатлар билгеләдем. Олы абыем ун мәртәбә Россия чемпионы исемен яулады. Аның дәрәҗәсенә ирешү — минем өчен иң зур максатым ул», — диде Раббани Ришат улы.

Филиза Сәлахова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*