tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эрнест Вәлиев –ел шәхесе
Эрнест Вәлиев –ел шәхесе

Эрнест Вәлиев –ел шәхесе

Төмән өлкәсенең массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре берләшкән “Клуб-7” җәмәгатьчелек тануы бәйгесендә җиңүчеләрне билгеләде. Нәтиҗә ясаганда 2014 елда өлкә матбугатында яңгыраган теле-радиотапшырулар, бастырылган мәкаләләр буенча укучылар, теле-радиотамашачылар фикере, билгеләве күз алдында тотылды. Бу исемлектә милләттәшләребездән өлкәбез үсеше өчен зур эшләр башкарган Дәүләт Думасы депутаты Эрнест Абдулла улы Вәлеев (“Ел шәхесе”), Югорск шәһәре башлыгы Рәис Зәки улы Сәләхов (“Ел мэры”) та бар иде. Шулай ук “Кеше һәм иман” бөтенроссия теле/радиофестивале “Яңалык”, Төмәндә күперләр һәм юл чишелеше төзелешләре “Күренеш”, өлкәнең 70 еллыгы “Ел вакыйгасы” номинацияләрендә игътибарга лаек булдылар.

Эрнест Абдулла улы – югары әхлакый сыйфатларга ия кеше. 1967 елда хезмәт юлын башлый. 1974 елда Свердловск юридик институтын тәмамлап, Тубыл районара прокуратурасына тикшерүче булып эшкә килә. Аннары Юрга, Тубыл районнары прокуроры вазифасында хезмәтен дәвам итә.

1985 елда – Төмән өлкәсе прокурорының өлкән ярдәмчесе, 1988 елда – өлкә прокуроры урынбасары, 1993 – 2007 елларда өлкә прокуроры булып эшли. Аннары Э.Вәлеевны РФ Генераль прокуроры урынбасары итеп билгелиләр. Төмән өлкә губернаторы ярдәмчесе булып яңадан монда кайта. Хәзер Эрнест Абдулла улы – Дәүләт Думасы депутаты, юстициянең 1 класслы Дәүләт киңәшчесе, прокуратураның Мактаулы хезмәткәре, РФнең атказанган юристы, генерал-полковник, Төмән дәүләт университеты попечительләр советы җитәкчесе, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы. “Ул һәрвакыт кеше арасында. Аңа киңәш, ярдәм сорап еш мөрәҗәгать итәләр. Эрнест Вәлеев һәрвакыт булышырга тырыша, бервакыт та кеше кайгысын игътибарсыз калдырганы булмады. Аз сөйләшүчән, тыныч, намуслы депутат беркайчан да буш вәгъдәләр бирми. Мин аны күп еллардан бирле беләм. Аның гаиләсе дә башкаларга үрнәк итеп куярлык. Балалары да әтиләре хезмәт юлын сайлаганнар”, – дип яза Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина.

Э.Вәлеевнең әти-әнисе – сугыш ветераннары. Гаиләдә 4 бала үсәләр. Эрнест Абдулла улы 4 яшьтән чаңгыда йөри, укый башлый, спортны бик ярата. Самбо буенча спорт мастерлыгына кандидат исемен алуга ирешә. Баянда да оста уйный. Мәктәпкә кадәр китапханәдәге барлык китапны укып бетерә. “7-8 классларда ук инде бөтен мәктәп юристлыкка укырга керергә теләгем булуны белә иде. Белмим, моңа нәрсә этәргеч булгандыр, – ди Э.Вәлеев үзе. – Ул вакыт андый фильмнар да булмаган, тикшерүчене дә күргәнем юк. Гаделлеккә омтылуым өстен чыккандыр, күрәсең”. Вәлеевның 14 ел буе өлкә прокуратурасын җитәкләве күп нәрсә турында сөйли. Ә барлык хезмәт юлы 50 елга тулып килә. Барлык баскычларны үтеп, бу эшне җиренә җиткереп өйрәнеп килгән җитәкче өлкә прокуратурасының эш нәтиҗәләре үсүгә зур этәргеч ясый. Аның турында әле дә: “Ул өлкәдәге хәлне объектив күрә белә иде. Бер яктан, хезмәттәшләре белән йомшак булса, икенче яктан, алдауны, күзгә төтен җибәрүне бер дә яратмады. Э.Вәлеев төбәк прокуроры булып үз урынында иң озак эшләүчеләрнең берсе һәм, шул ук вакытта, тел тидермәслек дәрәҗәгә ия булып калды”, – дип сөйлиләр.

Гөлнур Вәлиева, “Яңарыш” газетасы

Төмән

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*