tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авыл хуҗалыгы тармагы татар эшмәкәрләрен кызыксындырган төп юнәлешләрнең берсе
Авыл хуҗалыгы тармагы татар эшмәкәрләрен кызыксындырган төп юнәлешләрнең берсе

Авыл хуҗалыгы тармагы татар эшмәкәрләрен кызыксындырган төп юнәлешләрнең берсе

сельхозсекция 3“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” X Форумы бер секция утырышы “Агросәнәгать комплексы: үсеш тенденциясе” дип атала иде.

Бу секция утырышын Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының  икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хабипов алып барды. Иң башта ул Татарстанның агросәнәгать өлкәсендәге эшчәнлеге турында җентекле һәм эчтәлекле чыгыш ясады. Чит төбәкләрдән килгән һәм авыл хуҗалыгы бизнесында эшләгән яки кызыксынган эшмәкәрләр бу юнәлештә республика белән кайсы өлкәләрдә хезмәттәшлек корып булганын күзаллый алдылар.

сельхозсекция 1Татарстанның Актаныш районында “Живое село” кооперативлар оештыру технологиясен куллану турындагы Ренат Мамаев, Ивановодан Федор Шакировның җитен эшкәртү турында һәм Италия агросәнәгате белән таныштырган Цезарь Антоназио чыгышлы кызыклы һәм бик тә мәгълүматлы булды.

Секция эшендә катнашкан эшмәкәрләр алдагы форумнарда бизнесның бу юнәлешенә игътибарны күбрәк бирергә кирәклеген ассызыкладылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*