tatruen
Баш бит / Яңалыклар /   МИЛЛӘТПӘРВӘР  ЕГЕТ РЕНАТНЫҢ  АВЫЛДАШЛАРЫНА БҮЛӘГЕ
  МИЛЛӘТПӘРВӘР  ЕГЕТ РЕНАТНЫҢ  АВЫЛДАШЛАРЫНА БҮЛӘГЕ

  МИЛЛӘТПӘРВӘР  ЕГЕТ РЕНАТНЫҢ  АВЫЛДАШЛАРЫНА БҮЛӘГЕ

                          

   Пенза  өлкәсенең  Кузнецк районы  Дәгтәрнә   татар  авылында 50 сабыйга балалар бакчасы һәм 60 укучыга исәпләнгән башлангыч мәктәп ачылды.  Башка яңа мәктәпләрдән аермалы буларак, әлеге  тәрбия һәм белем учагын  шушы авылда  туып – үскән,  хәзер Нижневартовск шәһәрендә яшәүче 42 яшьлек Ринат Әбүзәров үз хәләл малына төзеткән.

Беренче нигез ташыннан алып түбәдәге  соңгы кадакка кадәр үз акчасына салдырган биналарны, алардагы барлык   парта-өстәлләрне, уенчыкларны, аш-су бүлмәсе җиһазларын, компьютерлы бүлмәләрне һәм тагын  әллә никадәр малны, кыскасы     50  миллион сумга төшкән комплексны бүген Ренат авылдашларына, төгәлрәге, сабыйларга бүләк итте. Әле иртә таңнан ук  ул әтисе Фәрхат абый белән авыл картларын һәм туганнарын  җыйнап яңа корылмаларга озын гомер, сабыйларга матур киләчәк һәм теләп Корән укытты.

Дөресрәге, бүгенге көн сабыйлар өчен генә түгел, ә авыл өчен дә тарихи көн булып язылар. Авылда ике меңгә якын кеше яшәсә дә, хакимият мәктәп төзү турында беркайчан да кайгыртмаган. Әлеге иске мәктәп моннан 85 ел элек төзелгән була.

Авылдашларының еллар буе иске мәктәптә җәфа чигүләрен, эш көннәрендә сабыйларын кая калдырырга белмәгән аналарның изаланганнарын күреп үскән Ренат хөкүмәттән ярдәм булмаячагын аңлап, бу эшкә үзе алынырга була. Башта гомер буе шофер булып эшләгән әтисе белән киңәшә, әлбәттә.

Сер түгел, соңгы 15-20 ел эчендә авылларыбызда мәчет-мәдрәсәләр төзүчеләр,  юллар салып, һәйкәлләр куючылар байтак булды. Хәтта йөрүчеләр булмаса да, иске  мәктәпле авылда, 4-5 мәчет салдырган байларыбыз да бар безнең. Ә менә Рәмиевлар, Акчуриннар традициясен дәвам итеп, 21 нче гасырда мәктәп һәм бакча салдырган   Ренат Әбүзаров иң беренчесе дисәк тә ялгыш булмас.

Мәктәп  һәм балалар бакчасы комплексын ачу тантанасында чыгыш ясап Пенза өлкәсе Губернаторы Василий  Бочкарев Ренатка һәм аның ике энекәше Азат белән Ильяска рәхмәт белдерде һәм Ренатка төбәкнең иң югары бүләге- “Өлкә алдындагы югары казанышлары өчен” медален тапшырды.

Егерме беренче гасырның яңа карашлы  эшмәкәре Ренат Әбүзаровның күкрәген бу көнне тагын бер медаль бизәде – аңа Бөтендөнья татар конгрессының да медале   тапшырылды. Аны милләтпәрвәр егеткә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма киомитеты рәисе урынбасары  Марс Тукаев тапшырды.

Быел балалар бакчасына 48 бала килсә, мәктәптә  40 бала белем алачак. Барысы да татарчаны су кебек эчә.   Биредә татар теле элек-электән үк фән буларак дәресләрдә өйрәнелә. Шуңа күрә дә Бөтендөнья татар конгрессы һәм җирле автономия вәкилләре беренче тапкыр парта артына утыручы балаларга бүләккә Тукай китапларын алып килгәннәр.

Бу көнне   мәктәп һәм балалар бакчасы өчен авыл халкы Әбүзаровлар гаиләсенә булган хөрмәт һәм ихтирам сүзләрен кызганмады.

 Рамис Сафин, Ульяновск

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*