tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: Татар эшкуарлары потенциалы турында Россиянең барлык почмакларында да беләләр

Рөстәм Миңнеханов: Татар эшкуарлары потенциалы турында Россиянең барлык почмакларында да беләләр

Татар эшкуарлары потенциалы бөтен Россиягә мәгълүм. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IV бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утырышында хәбәр итте. Чара Казанда «Корстон» КСККда узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, «Россия татар авыллары» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Рәшид Сәнҗапов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башкалар катнашты.

Холларның берсендә Татарстан агросәнәгать комплексының авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде. Рөстәм Миңнеханов Нурлат, Балык Бистәсе, Зеленодольск һәм республиканың башка мунициципаль районнары фермерлары экспозициясе белән танышты. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән әңгәмә барышында Татарстан Президенты төргәк материалның мөһимлеген тагын бер кабат искә төшерде.

Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында катнашучыларга сәламләү сүзендә Татарстан Президенты форум форматының бизнес-сектордагы кыен проблемаларны хәл итүгә этәргеч булачагына ышаныч белдерде. «Татар эшкуарларын, җаваплы һәм үз эшенә бирелгән кешеләр буларак, Россиянең барлык регионнарында да беләләр. Үз проектларыгызны үстереп, сез ватандашларыгызга да ярдәм итәргә онытмыйсыз: мәчетләр салдырасыз, авылларны төзекләндерүдә ярдәм итәсез», – диде Рөстәм Миңнеханов. Бүген, аның сүзләренчә, масштаблы глобализация процесслары авыл җиреннең киләчәген шик астына куя, димәк, татар милләтенең үзенчәлеген дә: телен, мәдәниятен һәм традицияләрен. Шуңа күрә кешеләрне авылда яшәтү мөмкинлекләрен табарга кирәк: уңайлы тормыш шартлары һәм үз-үзеңне табу өчен мөмкинлекләр тудырырга, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. «Сез хәтта авылда да җаның теләгән һөнәр таба алу мөмкинлеген күрсәтәсез. Уңышлар сезгә!», – диде азактан Татарстан Президенты.

Форумда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, бүгенге очрашу Россиянең төрле регионнарындагы татар бизнесменнары белән диалогны ныгытырга ярдәм итәчәк. Аннары ул кыскача гына республика агросәнәгать комплексы үсеше турында сөйләде. Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашучы аграрийларга аерым рәхмәт белдерде.

«Россия татар авыллары» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Рәшид Сәнҗапов чыгышында Интернетта махсуслаштырылган сайт булдырырга тәкъдим итте, анда татар бизнесменнары мәгълүмат аламаша, авыл хуҗалыгы тармагындагы яңалыкларны карап бара алырлар һәм үзара килешүләр төзерләр иде, дип белдерде ул. Рөстәм Миңнеханов бу инициативаны хуплады һәм мондый проектны гамәлгә ашырып булыр, диде.

Чара азагында Рөстәм Миңнеханов иң яхшы татар эшкуарларына һәм мәдәният хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.

Бу форумга Россиянең дистәләгән регионыннан 500дән артык кече бизнес, фермар хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар вәкилләре килгән. Быел җыенның төп максаты – импортны алмаштыруга, агротуризмны һәм авыл җирендә традицион тормыш рәвешен үстерүгә бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышу.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*