tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумында чыгыш ясады
Рөстәм Миңнеханов “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумында чыгыш ясады

Рөстәм Миңнеханов “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумында чыгыш ясады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстанның эшлекле партнерлары” X форумының пленар утырышында чыгыш ясады. Чара “Корстон” кунакханә комплексында узды, анда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, ТР Премьер-министры урынбасары-сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, РФнең 52 төбәгеннән һәм 23 илдән 600 делегат катнашты.

Татрстан һәрвакыт ватандашларына татар телен, милли гореф-гадәтләрен, мәдәниятларын саклау мәсьәләсендә ярдәм итте, дип ассызыклады чыгышында Рөстәм Миңнеханов. Шуңа карамастан, әлеге юнәлештә әлегә эш күп әле, диде ул. “Бүген безгә карата татар теле сирәк кулланыла, ә яшьләр бөтенләй туган телләрендә сөйләшми дигән тәнкыйть ишетеп була. Күбесе мәгариф системасы, мәктәпләрдә татар телен укыту методикалары гаепле дип саный, Минемчә, туган телне ярату хисе гаиләдән үк сеңдерелергә тиеш, һәм бу беренче чиратта ата-ана эше”, – дип белдерде ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу эшкә дин әһелләре һәм Россия, чит илләрдә актив рәвештә оештырылучы төрле татар иҗтимагый оешмалары зур өлеш кертә.

Шулай ук ул кыскача “Ана теле” татар телен өйрәтү буенча онлайн-проект һәм чит илләрдә трансляцияләнә торган “ТНВ-планета” телеканалы проекты кебек республика проектлары турында хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда бүген татарларның 30 проценты  гына яши, калганнары милли үзаңны Россиянең башка төбәкләрендә һәм аннан читтә саклап калырга тырышалар. “Шуңа күрә һәр сезнең белә очрашуыбыз – бик мөһим. Россия һәм дөньяның башка почмакларында уңышларга ирешүче татар белән без бик горурланабыз. Без алар турында сөйлибез, алар тәҗрибәсен республикабызда файдаланырга тырышабыз”, – дип белдерде ТР Президенты.

Ул форумда катнашучыларга Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Хөкүмәте белән ныклы элемтәләре өчен рәхмәт белдерде. Ахырда Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм ТР Президенты Рәхмәтләрен Татарстан белән актив эшлекле элемтәләре булган эшкуарларга тапшырды.

 
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*