tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар балы» бөтенроссия конкурсына тәкъдим ителде
«Татар балы» бөтенроссия конкурсына тәкъдим ителде

«Татар балы» бөтенроссия конкурсына тәкъдим ителде

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы төбәк брендларының «Вкусы России» беренче илкүләм конкурсына «Татар Балы»н тәкъдим итте. Бүген «Татар балы» төбәк бренды продукциясе бөтен Россия буенча «Бәхетле» сәүдә челтәрендә, Татарстан Республикасының «Безнең Фермер» кибетләрендә, интернет-кибеттә бар. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кукмара районыннан кооператив рәисе, икенче буын умартачы Язил Муллахаҗиев туганнары һәм умартачы дуслары белән берлектә бергәләп эшләү өчен берләшергә ниятлиләр — шулай итеп «Татар балы» җитештерү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы барлыкка килә. Яңа оешкан кооператив бал, перга, серкә, эшче кортлар, забрус җитештерә һәм сата. Кооператив әгъзаларының төп бурычы — Татарстан Республикасы территориясендә чимал буларак бал җыю.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы уздыра торган «Вкусы России» конкурсына гаризаны 9 ноябрьгә кадәр бирергә мөмкин. 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр, «Вкусы России» конкурсы порталында халык тавыш бирүе узачак, шуннан соң эксперт төркеме иң яхшы төбәк брендларын билгели. Конкурс нәтиҗәләре декабрь уртасында игълан ителә.

Катнашучыларның барысы да федераль ярдәм һәм үсеш программасына керә, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү мөмкинлеген ала, ә җиңүчеләрнең ихтыяҗны һәм сатуны арттыруга ярдәм алу мөмкинлеге була.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*