tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар эшкуарлары Казанга җыелачак
Татар эшкуарлары Казанга җыелачак

Татар эшкуарлары Казанга җыелачак

2015 елның 4-6 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” X форумы узачак.

Әлеге чараларда Россия Федерациясенең 52 регионыннан, 23 ерак һәм якын чит илләрдән 600 делегат катнашуы көтелә, шул исәптән татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре, татар эшмәкәрләре. Чарага Татарстан Республикасының Президент Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Казан шәһәре хакимияте, татар зыялылары, массакүләм мәгълүмат чаралары да чакырылачак.

Программада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының иҗтимагый оешма җитәкчеләре өчен семинар-лекция; “Төзелеш индустриясендә  инновацияләр”, “Энергияне саклау” һәм “Агросәнәгать комплексы: үсеш тенденциясе” дип исемләнгән секция утырышлары; “Татар тарихы” басмасының 7 томлыгын тәкъдир итү кичәсе; «Иннополис» махсус икътисадый  зонасына сәяхәт; Бөтендөнья татар конгрессының “Халкым минем” телевизион тапшыруның 10 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашу да каралган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*