tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Әй, авыл, син мең шәһәрдән мең кабат ямьле вә хуш…”
“Әй, авыл, син мең шәһәрдән мең кабат ямьле вә хуш…”

“Әй, авыл, син мең шәһәрдән мең кабат ямьле вә хуш…”

Шагыйрь Сәгыйть Рәмиев тарафыннан гасырга якын элек әйтелгән булсалар да,  бу сүзләр бүген дә заманча яңгырый. Яңа ел ишек шакыган чорда шәһәрдәге кысан фатирларын ташлап, авыл балалары туган якларына,  ата-ана нигезенә юл тота. Ә инде “авылым” диеп янып йөрүче, аның киләчәге өчен җанын-тәнен биреп эшләүчеләр туган авылларын «мең шәһәрдән ямьле вә хуш» дәрәҗәсенә җиткерү өчен ел дәвамында үзенең маңгай тирен кызганмый, ал-ял белми хезмәт сала. Бәйрәм алды көннәрендә алар да ел дәвамында башкарылган эшләренә нәтиҗә ясап, киләчәккә матур планнар кора, алдагы көнгә зур өметләр баглый.

Бөтендөнья татар конгрессы каршында 2008 елдан бирле эшләп килүче Бөтенрусия татар авыллары иҗтимагый оешмасы авылларны саклау һәм берләштерү, аларның иҗтимагый һәм икътисадый хәлен өйрәнү, анда эшләүче эшмәкәрләр арасында ныклы элемтә булдыру максатын алга куя.

Һәр елны Казанда уздырылучы Бөтенроссия татар авылы эшмәкәрләре җыеннарында илебезнең төрле төбәкләреннән килгән милләттәшләребез татар авылы алдында торган проблемалар хакында фикер алыша, киләчәккә планнар кора. 2017 елның 9-11 март көннәрендә узган чарага Россия Федерациясенең 40тан артык төбәгеннән, шулай ук Татарстан районнарыннан, 700 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелды. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты   Р.Н.Миңнеханов та катнашты.

Безнең оешма алдында торган иң мөһим бурычларның тагы да берсе – татар авыллары тарихын барлау. Шушы юнәлештәге эше җанландыру максатыннан 2017 елда Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә «Минем авылым» иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсын уздырдык. Бәйге шактый нәтиҗәле булды: барлыгы 200дән артык эш кабул ителде, ә инде җиңүчеләрнең исемнәре 2018 елның язында билгеле булачак.

Бөтенрусия татар авыллары иҗтимагый оешмасы быел тагы бер проектны тормышка ашырды – 2017 елның июлендә Башкортстан Республикасының Туймазы районында беренче тапкыр Ык буе авыллары Сабан туе узды. Чарада Татарстан, Башкортстан һәм Ырымбур өлкәсеннән 14 район вәкилләре катнашты. Шушы күркәм вакыйгага Төмәнәк авылында “Бабай утары” этноавылының ачылу тантанасы да өстәлде.

Безнең оешма авыл җирендә яшәүче яшьләрне сәламәт тормыш рәвеше алып баруга пропагандалау эшен дә алга куя. Шушы максаттан чыгып, агымдагы елның 28 гыйнварында Киров өлкәсе Нократ Аланы районының Урта Шөн авылында Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы призларына II Регионара хоккей турнирын үткәрдек. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә инде 2018 елның гыйнварында узачак ярышларга әзерлек эшләре алып барыла.

Агымдагы елның августында Казан шәһәрендә узган Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында, Пермь өлкәсе татар эшмәкәрләре җыенында катнаштык. Бу чараларда алдыбызда торган проблемаларны уртага салып сөйләштек.

Хөрмәтле дуслар!

2017 ел ахырына якынлашып килә. Узып баручы елда уңышлар да, уңышсызлыклар да булгандыр. Ләкин безнең алда башкарасы, үтисе тагын бихисап хезмәтләр тора. 2018 ел илебезгә тынычлык, гаиләләребезгә иминлек, алдагы көнгә ышаныч һәм бәхет китерсен. Авылларыбыз  яшәсә, миләтебезнең дә киләчәге өметле булыр!

Фәнир Галимов, 

“Россиянең татар авыллары! Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Советы рәисе

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*