tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Финляндия татарлары һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте онлайн конференция уздыра
Финляндия татарлары һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте онлайн конференция уздыра

Финляндия татарлары һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте онлайн конференция уздыра

Онлайн конференция Түбән Новгород өлкәсенең Актук авылы имамы Ваһап хәзрәт Хәйретдиннең тууына 150 ел тулуга багышлана. Конференциянең төп максаты – Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче мишәр-татар халкының тарихын, дини һәм милли мирасын яхшырак аңлау һәм яктырту.

Финляндиядә яшәүче мөселман мишәр-татар азчылыгының зур өлеше Түбән Новгород якларындагы Актук авылыннан күченеп килгән. Әлеге җирлектә имам һәм укытучы булып Ваһап хәзрәт Хәйретдин хезмәт иткән. Аның эшчәнлеге иң фаҗигале вакытларга туры килә. Ваһап хәзрәтнең нәсел дәвамчылары хәзер Финляндиядә яши.

Онлайн конференциядә Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин, Финляндия ислам җәмгыяте рәисе Гөлтән Бәдретдин, Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, Р. Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды рәисе Рифат Фәттахов һ.б. ларның катнашуы, кызыклы чыгышлары көтелә.

Конференция 24 нче октябрьдә 17.00 сәгатьтә узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*