tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фотограф Рамил Галинең ТАССРның 100 еллыгына багышланган фотокүргәзмәсе ачылды
Фотограф Рамил Галинең ТАССРның 100 еллыгына багышланган фотокүргәзмәсе ачылды

Фотограф Рамил Галинең ТАССРның 100 еллыгына багышланган фотокүргәзмәсе ачылды

ТАССРның 100 еллыгы якынлашкан көннәрдә Татарстан тарихының кайбер сәхифәләре белән «Татмедиа» бинасы фойесындагы фотокүргәзмә аша танышырга мөмкин. Танылган фотограф, атказанган сәнгать эшлеклесе Рамил Галинең ТАССР тарихына багышланган фотокүргәзмәсе ачылды.

«Фотографлар арасында сәяси эчтәлекле яки матур фоторәсемнәр төшерүчеләр бар. Рамил Гали — чын журналист. Ул сәяси эчтәлекле һәм тарихи фотолар ясый, аның фотоларының мәгънәсе бар», — диде фотокүргәзмәне ачканда «Татмедиа» акционерлык оешмасы җитәкчесе Шамил Садыйков.

«Бу яртыеллыкта журналлар тышлыклары, газеталарның баш битләре үзгәргәнлеге күренә. Мондый күргәзмәләр фотожурналистика үсешенә китерә. Фотографлар башкаларның эшен күрәләр, аларның тагын да яхшырак эшләү теләге арта. Бу — стимул», — диде ул.

Ул фотокүргәзмәләр оештыруның фотографларның иҗатына һәм кәефенә, шулай ук фотография сәнгатенең үсешенә уңай йогынты ясавын билгеләп үтте. Алга таба да мондый күргәзмәләрнең булып торачагын әйтте. «Һәр яңа күргәзмә — безнең тормышның яңа бите», — дип нәтиҗә ясады ул.

Фойедагы күргәзмәдә Рамил Галинең туксанынчы елларны сурәтләгән фотолары куелган иде. Фотоларда — коммуналь фатирлар, дефицит товарга чират, АЭС төзелеше һәм башкалар. Фотолар Рамил Галинең «Молодежь Татарстана» газетасы редакциясендә эшләгән чагында төшерелгән.

Фотокүргәзмә ачылу тантанасына Рамил Галинең хезмәттәшләре — журналистлар, фотографлар һәм рәссамнар җыелды. Рамил Гали килүчеләрне күргәзмә белән таныштырып, һәр фоторәсемнең тарихын сөйләде.

Рузилә Мөхәммәтова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*