tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гали авылында – тынлык, күңелдә — бушлык
Гали авылында – тынлык, күңелдә — бушлык

Гали авылында – тынлык, күңелдә — бушлык

Расих Латыйпов бакыйлыкка күчкәннән бирле авыл тынып калгандай булды.Расихның эшен дәвам итүчеләр табылыр микән?

Һәр кеше гомеренең иң авыр мизгелләрендә, ярдәм сорап, Аллаһы Тәгаләгә ялвара. Тормышта фаҗигале хәлләр килеп чыкканда, чарасызлыктан, кайгы-хәсрәтләребезне ур­таклашабыз, йөрәк сызлауларын басар өчен, бәет-мөнәҗәтләр чыгарабыз. Алар­ның барлыкка килүе дә татар халкының фаҗигале язмышы белән бәйле, әлбәттә. Ә милләтебезнең язмышы әйтеп бетергесез авыр һәм фаҗигале булган. Тарих онытылмый, гасырлар буе милләт күңелендә, җыр-бәетләрендә, риваятьләрендә сакланып, яңа буын кешеләренә тапшыры­лып килә. Тел байлыгыбыз, мә­дәниятебез, сәнгатебез үзенә бер төрле ма­тур, кыйммәтле булып күренә.

Тик хәзерге заман балалары, үткәннәргә карап, гыйбрәт алмыйлар, тарих белән кызыксынмыйлар. Хәзерге яшьләр күңел ачуны өстен куялар. Ямьсез кыланып бииләр, борынгы моңлы җыр-көйләр урынына ясалма рәвештә иҗат ителгән, җиңел эчтәлекле уен-биюләр өскә калкып чыга. Татар сәхнәләренә дә ярымшәрә хатын-кызлар чыгып, залда утырган әби-бабайларга тамаша күрсәтәләр.

Ә ир җенесендәге җыр­чыларга “бишле”. Берсе генә дә шорты яисә трусый киеп чыгып җырламый, хәтта кыска җиңле күлмәк тә кимиләр. Чөнки алар олыларны хөрмәт итә беләләр. Шулай ук Татарстанның ТНВ каналына да мең рәхмәт. Чит илләр, чит төбәкләрдәге тормыш, көнкүреш яңалыкларын үз телебездә ишетү шундый рәхәт бит ул! Сокланабыз да, бик күп мәгълүмат та алабыз. Концерт-спектакльләр карыйбыз, дини тәрбия туплыйбыз. Ә балалар… Никтер теле ачыла башлаганы да гел русча сөйләшә бит! Чөнки әти-әнисе аңа русчалатып дәшә.

Гаҗәп инде, 4 мәчетле, мәдрәсәле, динле Гали авылында балалар, урам тутырып мәктәпкә барганда, русча сөйләшәләр. Ата-аналарны да әйтим инде: нарасыйларын күрше чуваш авылында урнашкан балалар бакчасына илтәләр, ә үзебезнең мәктәптәге балалар бакчасына йөртмиләр. Хәер, үзе­без­некендә дә бәйрәмнәргә рус телендә язылган шигырьләр ятларга бирәләр. Татарчасы бик сирәк. Без, әбиләр дә, шул оныкларыбызга ияреп русчага күчәбез.

Менә шундый заман. Тора-бара ни булыр инде? Безнең авылның олпат егете Расих Латыйпов бакыйлыкка күчкәннән бирле авыл тынып калгандай булды. Җыр-биюгә өйрәтүче Гөлнурыбыз да, музей җитәкчесе Саниябез дә бер-бер артлы фани дөнья белән хушлаштылар. Күп еллар мәктәптә эшләгән Кәүсәр Шәйхетдинова төрле чаралар үткәреп, сәхнәләребезне буш тотмый иде. Ул да лаеклы ялга чыкты. Авылда тынлык, күңелдә бушлык, дигәндәй. Эчке дөньябыз каядыр югалып тора сыман. Тора-бара йолаларыбыз, го­реф-гадәтләребез дә шулай ук югалмас микән, дигән шомлы уйлар башыма керә. Расихның эшен дәвам итүчеләр табылыр микән?

Әйе, илдә газиз телебезне кайгырту вакыты түгел әле. Бәлки, кирәкмидер дә. Чөнки акча булса, яшәргә була. Калганы нипочум.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

 «Бердәмлек».

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*