tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Галидә «Халкым минем -2015» бәйгесе узачак
Галидә «Халкым минем -2015» бәйгесе узачак

Галидә «Халкым минем -2015» бәйгесе узачак

Сәләтле яшьләрне һәм өлкәннәрне ачыклау, аларга иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру максатыннан Самара өлкәсенең Похвистнево районында «Халкым минем -2015» иҗат бәйгесе уздырыла.

“Халкым минем” төбәкара иҗат бәйгесе 2009 елдан Самара өлкәсенең Похвистнево районы, Гали авылында уздырыла башлады. Бәйгенең идея авторы һәм иганәчесе –  эшмәкәр Расих Латыйпов. Фнстивальдә Самара, Оренбург, Ульяновск өлкәләреннән, Татарстан Республикасы районнарыннан килгән үзешчән җырчылар катнаша.

Төп оештыручылар – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы, Самара өлкәсе Похвистнево районы “Туган тел” оешмасы, “ТНВ” телерадиокомпаниясе.

Ел саен бәйгенең тематикасы үзгәреп тора. Быелгы бәйге Бөек Җиңүнең  70 еллыгына багышлана.

2011 елдан башлап “Халкым минем” төбәкара иҗат бәйгесендә җиңү яулаган җырчыларга Казанда узачак “Татар җыры” телевизион халыкара фестиваленең II сайлап алу турына юллама бирелә башлады.

 «ХАЛКЫМ МИНЕМ– 2015»
Иҗат фестиваленең
ШАРТНАМӘСЕ

Сәләтле яшьләрне һәм өлкәннәрне ачыклау, аларга иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру максатыннан Самара өлкәсенең Похвистнево районында «Халкым минем -2015» иҗат бәйгесе уздырыла.

Фестиваль Бөек Җиңүнең  70 еллыгына багышлана.

Фестивальне оештыручылар:

  • Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты
  • Бөтенроссия татар авыллары оешмасы
  • Самара өлкәсе Похвистнево районы “Туган тел” оешмасы

Фестивальдә татар авылыннан 15 яшьтән – 50 яшькәчә булган конкурсантлар катнаша ала. Алар өч төркемгә бүленәләр:

  1. Вокал номинациясендә катнашучылар бер халык җыры башкарырга тиеш.
  2. Нәфис сүз номинациясендә Бөек Ватан сугышы елларында иҗат иткән шагыйрьләрнең шигырьләрен яки Бөек Җиңүгә багышланган шигырьләрне яттан уку

I  төркем ( 15 яшьтән 20 яшькә кадәр)

I – урын вокал
II – урын вокал
III – урын вокал

I – урын шигырь
II – урын шигырь
III – урын шигырь

II төркем (21 яшьтән – 35 яшькәчә)

I – урын вокал
II – урын вокал
III – урын вокал

I – урын шигырь
II – урын шигырь
III – урын шигырь

III төркем (36 – 50 яшькәчә)

I – урын вокал
II – урын вокал
III – урын вокал

I – урын шигырь
II – у рын шигырь
III – урын шигырь

Гран при

Һәр төркемдә җиңгән башкаручылар «Халкым минем » бәйгесе лауреаты исеменә лаек була.

Вокал номинициясендәге 15 яшьтән 36 яшькәчә лауреат исеменә лаек булган башкаручылар, “Татар моңы – 2015” Халыкара телевизион яшь башкаручылар бәйгесенең Казанда октябрь аенда үтәчәк II турына уза.

Бәйге 2015 елның 20 февралендә Самара өлкәсе Похвистнево районы Гали авылы Мәдәният йортында үткәрелә.

Сайлап алу туры 11.00- 14.00.

Гала концерт 15 сәгатьтә башлана.

Бәйгедә катнашу өчен заявкалар 25.02.15. кадәр язмача тәртиптә, түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Самара өлкәсе Похвистнево районы Гали авылы

Белешмә өчен телефон: 8370617634, эл.адрес:[email protected]

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*