tatruen
Галим

Галим

Ул гаҗәеп зыялы, затлы, горур татар. Аның белән сөйләшкән саен татар теленең матурлыгына, байлыгына сокланам мин. Шамил абый Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә туып-үссә дә, әнисе – Татарстанның Әтнә кызы – аңа туган телнең барлык кыйммәтләрен ана сөте белән бергә биргәндер, мөгаен. Дөрес, Шамил Хәкимов тел белгече түгел, төп хезмәте – зилзиләгә – җир тетрәүгә каршы тора алырлык биналар төзү. Аның җитәкчелегендә шәһәрдәге «Ташкент», «Дедеман» кунакханәләре, Сенат бинасы реконструкцияләнгән. Шамил аганың бөтен максаты – борынгы биналарны төзекләндерү эшләрен башкарганда тышкы кыяфәтен саклап калу. «Заманында без бөтен союз буйлап йөрдек. Корган биналарыбыз ил буйлап», – ди Шамил Абдулла улы Хәкимов. Сәмәрканд, Бохара шәһәрләрендә ул төзегән биналар күз явын алырлык матурлар һәм җир тетрәүгә чыдамнар.

Ташкентта бик күп татар архитекторлары эшләгән. Үзәк мәйдандагы Курантны Мөхәммәтшин фамилияле милләттәшебез корган. «Ташкент» кунакханәсен, аның каршындагы фонтан, кешеләр яши торган йортлар, тагын бик күп биналарның авторы – Мидхәт Булатов. Ул – Халыкара күләмдә танылган галим, фәннәр докторы, бик күп кыйммәтле китаплар авторы. Кино йорты, Рәссамнар берлеге бинасы – егерме елга якын Ташкент шәһәренең баш архитекторы булып эшләгән Рафик Хәйретдиновның хезмәтләре. Мидхәт Вахитов проектлаган биналар бөтен Үзбәкстан буйлап таралган. Татар архитекторлары төзегән биналар нинди генә җир тетрәүләр булса да, җимерелмәгән.

Шамил Абдулла улының 130 фәнни хезмәтләре – монографияләре бар. Аның 30 якыны чит илләрдә дөнья күргән. Ул – фәннәр докторы, дәүләт премиясе лауреаты, Үзбәкстан архитекторлар берлеге әгъзасы. Шамил Хәкимовның исеме Бөтендөнья төзелеш энциклопедиясенә дә кертелгән.

Шамил ага татар җырларына гашыйк кеше. Чөнки ул сәнгатькә, җырга-моңга бай татар гаиләсендә тәрбияләнеп үскән егет. Бөек Ватан сугышында һәлак булган әтисенең гармунын ул бүген дә күз карасыдай кадерләп саклый. Алай гына да түгел, әбисенең үз куллары белән тукыган сөлгеләре, намазлыклары да Шамил абый өчен кадерле гаилә ядкаре икән. Әтисеннән калган татар җыры пластинкалары да хөрмәттә.

Илһам Шакировның үзен, иҗатын ихтирам итә. Аның бик күп язмалары Шамил аганың архивында зур урын алган. 1973 елда дөнья күргән «Җырчы» дигән китапта бөек җырчының үз куллары белән язып калдырган мондый теләкләре бар: «Шамил! Синең татар җырларын яратуыңа бик шатмын, синдәй татар күбрәк булсын иде! И. Шакиров».

Шамил Хәкимов – татар милли тормышында була торган вакыйгаларда төп терәкләрнең берсе. Милләт өчен башкарган барлык хезмәтләре өчен аңа 2013 елда Бөтендөнья татар конгрессының иң зур бүләге – медале тапшырылды, 2017 елда Татарстан Презедентының Рәхмәте белдерелде. Ул моңа, һичшиксез, лаек!

Гөлназ Шәйхи,
 “ХАЛКЫМ МИНЕМ” газетасы

Р.S. Бүген Шамил аганың туган көне, юбилее. Без олпат галимне бәйрәме белән котлыйбыз. Сәламәт озын гомер телибез. Эшләрегеә һәрчак уңышлы булсын Шамил ага.

 

 

Один комментарий

  1. Шамил Хакимов Габдулла жан улы

    Голназ дустым!Бик зур рахмэт Шул кадер биеккэ исмемне кутэргэнен очен.Сине Алла олыгласын хам рахмэтеннан аермасын.Амин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*