tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Галимнәрнең галиме
Галимнәрнең галиме

Галимнәрнең галиме

Аның эшен дәвам итүчеләр Уфада ел саен Ризаэддин Фәхретдин укулары үткәрү башлангычы белән чыкты.

Шушы көннәрдә Уфаның “Ихлас” мәчетендә Ризаэддин Фәхретдиннең тууына 158 ел тулу уңаеннан чаралар узды. Ул җомга намазы уку белән башланды. Анда Ризаэддин Фәхретдиннең якташы, Әлмәт районының Кичүчат авылы вәкилләре дә катнашты. Җомга хөтбәсен Кичүчат авылының Ризаэддин Фәхретдин исемендәге мәчете имам-хатибы Фәһим Әхмәтҗанов укыды. Ул Коръәннең “Гасыр” сүрәсе турында тәфсир бирде, аның мәгънәсен аңлатты.

Җомга намазыннан соң мәчетнең конференц-залында “түгәрәк өстәл” узды. Анда Әлмәт районының Кичүчат авылы музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыймранова, Әлмәт районы башкарма комитеты карамагындагы иҗтимагый һәм дини берләш­мәләр белән эшләү бүлеге мөдире Даут Мө­хәммәтҗанов, Башкортстан Диния нәзарәте рәисе урынбасары Айнур Арсланов, Башкортстан педагогия университетының мөселман мәгарифе фәнни-тикшеренү үзәге мөдире Данияр Габдрахманов, Русия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге галиме, тарих фәннәре кандидаты Марсель Фәрхша­тов катнашты.

Иң кызыклы чыгышлар­ның берсен Кичүчат авылы музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыймранова ясады. Ул Ризаэддин Фәх­ретдиннең тормыш юлы һәм күпкырлы эшчәнлеге турында сөйләп, аның 5 яшендә гарәп имлясында укый һәм яза белүе, галим булачагын күзаллап 7 яшендә үк Чистай мәдрә­сәсенә укырга җибәрүләре, 21 ел Түбән Шәлче авылы мәдрәсәсендә укуы, соңын­нан хәлфәлек итүе, шәкерт­ләргә белем бирүе турында сөйләде. Ырынбурдагы эш­чәнлеге турында шулай диде:

– 1906 елда аны Ырынбурга чакыралар. Ул “Вакыт” гәзитендә эшли. Бер елдан Закир һәм Шакир Рәмиевлар “Шура” журналын чыгара башлый. Аның баш мөхәр­рире Риза Фәхретдин була. Журнал ун ел нәшер ителә, шул чорда ул энциклопедик басма булып таныла. Аның тулы саннары бүген Фин­ляндиядә генә саклана. Казан дәүләт универси­теты­ның Лобачевский китапха­нәсендә дә берникадәр саннары бар, булганнарының битләре ертылып беткән.

Диләрә Гыймранова Ризаэддин Фәхретдиннең Уфада казый, мөфти булып эшләве турында сөйләде. Чыгышын якташларының аның исемен мәңгеләштерү буенча эш­ләре, музей эшчәнлеге турында сөйләү белән тәмамлады.

Ризаэддин Фәхретдиннең мирасы турында тарих фәннәре кандидаты Марсель Фәрхшатов чыгыш ясады:

– Ризаэддин Фәхрет­дин­нең мирасы тау кебек зур. Аның иң зур өлеше Уфа шәһәрендә саклана. Ул Уфада 33 ел эшләгән, шуңа аның күп китаплары, кулъязмалары бездә саклана. Алар кырыктан артык том, күләме 11 меңнән дә артык бит. Анда Ризаэддин Фәх­ретдиннең басыл­ган әсәр­ләре дә бар, әмма күбесе басылмый калган, аңа язылган хатлар, үзенең хатла­рының төп нөсхәләре бар. Бу мирас галимнең тормыш һәм хезмәтен өйрәнүдә зур нигез булып тора. Ул 20нче елларда китапларының кайбер өлешен Санкт-Петербургтагы Шәрекъ институтына җибәрә. Шулай ук бик күп кулъязмалары архивларда саклана, чөнки аның басылмыйча калган әсәрләре дә бик күп. Аларны без җыеп, кайберсен тәрҗемә итеп, нөс­хәләрен алып эшне дәвам итәбез.

“Түгәрәк өстәл”дә ел саен Ризаэддин Фәхретдин укулары уздыру кирәклеге билгеләнде, галимнең туган ягына сәфәр оештыру һәм башка мәсьәләләр турында сүз барды.
Башкортстан Диния нәза­рәте рәисе урынбасары Айнур Арсланов чыгышында ике яклы багланышка зур бәя бирелде. Татар һәм башкорт халыклары, республикалар бергә булганда зур эш башкарып булуы ассызыкланды.

Мөнир Вафин, Башкортостан
“Кызыл таң” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*