tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гасырлар буе көтелгән вакыйга
Гасырлар буе көтелгән вакыйга

Гасырлар буе көтелгән вакыйга

26 майда Казанда БТК Башкарма комитеты бинасында тарихи вакыйга булды. Кырым татарлары Мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров һәм Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров ике халыкның гомуммилли оешмаларының үзара хезмәттәшлеге турында шартнамәгә кул куйды.

Урта гасырларда Алтын Урда мәмләкәтенең нигезе һәм йөрәге булып торган Кырым һәм Казан татарлары озак вакытлар аерым сәяси-икътисадый шартларда яшәп, аларның телендә, мәдәниятендә формашкан үзенчәлекләр бар. Ләкин тарихи бергәлек һәм милли холык бер вакытта да югала алмый.

Кырым ярымутравы Россиягә кушылганнан соң Кырым белән Казан арасында, гомумән Россия Федерациясендә яшәүче татарларның туплануында яңа сәхифә ачылды. Сөргендә газапланып, Ватанына кайтучы туганнарыбызның сәясәткә, дәүләткә карашлары тиз генә үзгәрмәсә дә, яңа шартларга күнегү, социаль-икътисадый үсеш ихтыяҗы, фән һәм мәдәният өлкәләрен тагын да камилләштерү мөмкинлеге күзгә ташлана.

Идел-Урал татарларының Россия шартларында яшәү, дәүләт органнары белән конструктив хезмәттәшлек тәҗрибәсе, кырым татарларының хокук яклау, милли туплану буенча нәтиҗәле көрәше ихтирамга лаеклы.

26 апрельдә кырым татар халкы мәҗлесене делегациясе белән татар конгрессы арасында җылы очрашу узган иде. Нәкъ бер ай үткәч, 26 майда БТК Башкарма комитетында конгресның бюро әгъзалары кырым татарларның Мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров, аның урынбасарлары Әхтәм Чийгоз һәм Кырым республикасының Премьер- министры урынбасары Линур Ислямов белән очрашу булды.

61242 крым

Татар конгрессы рәисе Ринат Закиров кунакларга татар конгрессының эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде. Рифат Чубаров Кырымдагы бүгенге вазгыять, Казан һәм Кырымның үзара хезмәттәшлек ихтыяҗы турында сөйләделәр. Татар конгрессы Башкарма Комитеты бюросы әгъзалары үзләренең эшчәнлекләре турында фикерләр әйттеләр, тәкъдимнәр керттеләр.

Ике оешманың җитәкчеләре Рифат Чубаров һәм Ринат Закиров имзалаган бу шартнамә милләт тормышының төрле юнәлешләрен үз эченә ала.

Кырымтатар халкы Мәҗлесе
һәм “Бөтендөнья татар конгрессы” Иҗтимагый берләшмәләренең Халыкара берлеге Башкарма комитетының 2014-2018 елларга
хезмәттәшлек килешүе

Кырымтатар һәм татар халыкларының мәдәният өлкәсендәге тарихи бәйләнешләренә, бер-берсенә булган хөрмәт һәм тигезлек принципларына, гуманитар һәм икътисади хезмәттәшлекне ныгыту ике халыкның да омтылышларына туры килүен истә тотып, түбәндәгеләр турында килешенде:

  1. Кырымтатар, татар халыклары арасындагы тугандашлыкны һәм бер-берсенә ярдәмләшү мөнәсәбәтләрен үстерергә һәм ныгытырга;
  2. Ике халыкның тарихи бәйләнешләре турында документларга һәм чыганакларга нигезләнгән фәнни тикшерүләрне һәм өйрәнүләрне киңәйтергә;
  3. Кырымтатар һәм татар халыкларының тарихына, теленә, мәгарифенә, мәдәниятенә багышланган уртак фәнни-гамәли конференцияләрне уздырырга;
  4. Уртак проектларны координацияләү өчен ике якның да вәкилләреннән торган Җәмәгать Шурасы төзергә;
  5. Кырымда, Татарстанда ике халыкның да милли бәйрәмнәрен бергәләп оештырырга һәм уздырырга;
  6. Кырымтатар язучыларының китапларын Татарстанда, ә татар авторларының әсәрләрен Кырымда пропагандаларга;
  7. Кырымтатар Мәҗлесе һәм Бөтендөнья татар конгрессы уздырган зур чараларга ике якның да вәкилләрен чакырырга;
  8. Кырымдагы һәм Татарстандагы татар авылларын саклау һәм үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашырга;
  9. Кырымдагы һәм Татарстандагы җирле муниципаль идарәләр арасында тугандаш элемтәләр коруга ярдәм итәргә;
  10. Кырым һәм Татарстан эшмәкәрләренә хезмәттәшлек итүдә булышырга;
  11. Яшьләрне үстерүгә юнәлтелгән уртак проектларны булдырырга;
  12. Кырымда һәм Татарстанда археологик тикшеренүләр уздыруга ярдәм итәргә;
  13. Кырымтатар Мәҗлесе һәм Бөтендөнья татар конгрессының җитәкче органнарының уртак утырышларын уздырырга;
  14. Халык дипломатиясе кысаларында, кырымтатар һәм татар җәмәгатьчелегенең элемтәләрен үстерүгә даими игътибар итеп торырга;
  15. Кырымда һәм Татарстанда этнотуризмны үстерү буенча уртак проектларны гамәлгә куярга;
  16. Татарстан югары уку йортларына кырымтатар яшьләрен кабул итүдә ярдәм күрсәтергә;
  17. Ике халыкның милли спорт төрләре буенча уртак ярышлар уздырырга;
  18. Кырымда һәм Татарстанда җәйге лагерьларда балаларның ялларын оештырырга;
  19. Кырым һәм Татарстандагы ислам дин әһелләренең хезмәттәшлегенә ярдәм итәргә;
  20. Кырымтатар Мәҗлесе һәм Бөтендөнья татар конгрессы арасында мәгълүмат алмашуны (интернет, телевидение, радио һәм башка ММЧ) киң җәелдерергә;
  21. Кырымтатар Мәҗлесе һәм Бөтендөнья татар конгрессы арасында тәҗрибә уртаклашуны даими нигезгә куярга;
  22. Казанда һәм Симферопольдә кырымтатар халкының һәм татар ашлары бәйрәмнәрен оештырырга.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*