tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Халкым минем”: гасырлар кайтавазы, тел һәм чабаталы сандугач…
“Халкым минем”: гасырлар кайтавазы, тел һәм чабаталы сандугач…

“Халкым минем”: гасырлар кайтавазы, тел һәм чабаталы сандугач…

“Халкым минем” газетасының чираттагы саңы дөнья күрде.

Газетаның октябрь санында танылган журналист Рәшит Миңһаҗның “Шыгыдан таяну ноктасы”, Тәэминэ Биктимерованың “Янып яшәргә яратылган зат”, Булат Ибраһимовның “Гасырлар кайтавазы: Казан ханлыгы тарихы”, Римзил Вәлинең “Туган тел: бәхәсләр һәм сабаклар”, Фэвия Сафиуллинаның “Әрәкәйдә янә бәйрәм”, Гөлназ Шәһхинең “Ир канаты ат булыр!, Туфан Миңнуллинның “Татарның әхлакый колексы”, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлаховның “Чабаталы сандугач” һәм башка кызыклы материаллар тупланган.

Татар халкы өчен агымдагы октябрь ае аеруча катлаулы булды. Мәктәпләрдә татар телен укытуга каршы чыккан агым республикада гына түгел, ә татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә дә, гомумән җәмәгатьчекнең тынычлыгын җуйды, төрле фикерләр уятты. Бу җәһәяттән Бөтендөнья татар конгрессы “Татар теленең  дәүләт статусын саклыйк!” дигән мөрәҗәгать белән чыкты. Әлеге мөрәҗәгатьнең тулы эчтәлеге белән газетаның икенче битендә танышып була.

Күпчелек милләттәшләребез күңелендә октябрь ае Хәтер көне белән урын алган. Соңгы елларда Хәтер көнедә халык зур мәйдан тутырып җыелмаса да, бу матәм көне ел саен милләтпәрварлар тарафыннан уздырылып килә. Үзен татар дип санаган һәр шәхес бу көнне шаһит булган батырларны искә алып, алар рухына дога кылмыйча калмый.  Яшь шагыйрь Булат Ибраһимның “Гасырлар кайтавазы: Казан ханлыгы тарихы” исемле мәкаләседә иң көчлеләрдән саналган, ханнары белән дан тоткан Казан кирмәне 1552 елда Явыз Иван тарафыннан җимерелүе хакында бәяләнә. Татар дәүләтләренең бер-бер артлы җиңелүләренең  асылында ни ята? Шушы сорауга җавапны сез әлеге мәкаләдән табарсыз.

Газетада “Әтием-гаилә терәге” бәйгесенә килгән Луиза Мисбахованың “Әтием – горурлыгым” дигән мәкаләсе бирелә.

Нәни дусларыбызны “Күчтәнәч” сәхифәсе сөендерәчәк.

Газетага язылу дәвам итә. Татарстанлылар өчен 6 айга язылу бәясе 216 сум, индексы – П2350.

Язылырга онытмагыз. бергә булыйк, бердәм булыйк!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*