tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Халкым минем” газетасына язылу дәвам итә
“Халкым минем” газетасына язылу дәвам итә

“Халкым минем” газетасына язылу дәвам итә

«Халкым минем» газетасының июнь саны да укучыларга барып иреште. Бу сан да һәрвакыттагыча, халкыбызның үткәненә, бүгенгесенә кагылышлы кызыклы материаллар урын алган. Тарих фәннәре кандидаты Тэминә Биктимерова язмасы “Авылым фаҗигасе” дип атала. Автор татар авылларының  язмышы өчен борчылуын белдерә. Ул үзенең туган авылы  – Әтнә районы Яңа Шимбер авылы мисалында татар авылының яшәешен тасвирлый. “Мин Әтнә районы Яңа Шимбер авылы кызы. Авылыбызда яшәүчеләр күбесе өлкән кешеләр, аларның елдан-ел саннары кими бара. Яшьләр китә. Конференция барышында да, үземнең моннан 4-5 ел элек, урам уртасына басып: «Авылым бетәсең бит, күпме кешеңне югалттың бит инде?» – дип кычкырып елаганымны искә төшереп утырдым. Елаучы кеше мин генә түгелдер дип уйлыйм…”. Язма архив материалларына да, хатирәләргә дә бай. Кызыксынган кеше “Халкым минем” газетасыннан укый ала.

“Сары сандык нигә кирәк?” Бу филология фәннәре докторы Илсияр Закирова язмасы. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 2016 елдагы комплекслы экспедицияләренең берсе Казакъстанның Семей (Семипалатинск) өлкәсе татарларының рухи мәдәниятен, тел үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә багышланган  була.  Җыелган материалны диктофон язмаларыннан кәгазьгә күчергәннән, төшерелгән фоторәсемнәрне тагын бер барлаганнан соң әлеге экспедиция вакытында тупланган материаллар белән автор  сезне дә таныштырыра.

“Элеккеге гореф-гадәтләрне саклау белән бергә милләтебезнең, динебезнең күркәмлеген бөтен илебезгә күрсәтергә мөмкинлек бирә торган яңа традицияләрдән дә читтә калмаска кирәк безгә. Бу уңайдан Новосибирск өлкәсенең Кышлау авылы имам-хатыйбы Якуб хәзрәт Вахитов мисалы үрнәк алырлык. «Авылда имам булып  торам, 2004 елдан башлап мәктәбебездә татар теле укытам. Үз вакытында Казанда ТДГПУны тәмамлаган идем. Башта сакаллы укытучы дип сәерсенгәннәр иде, хәзер ияләштеләр. Җиде бала үстерәбез. Бүген шуларның дүртесе Казанда укый. Берсе КФУда, икесе РИУда, берсе көллияттә белем ала. Дәүләт оешмалары төрле конкурслар уздыра. Шул бәйгеләрдә катнашып, мөселманнарның күркәм кешеләр икәнлеген күрсәтергә кирәк. Без үзебез күптән түгел «Россиядә гаилә елы» конкурсында катнашып җиңүче гаиләләр исемлегенә эләктек, китапка кердек», – дип чыгыш ясады хәзрәт.”  Рәшит Минһаҗның “Милли тормыш динне саклый” дигән мәкаләсе Бөтенроссия татар дин әһелләре  Форумы эшенә багышланган.

Бу санда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының тарихына да  күз салынган. Туфан Миңнуллинның “Татарның әхлакый кодексы” на да урын бирелгән. “Күчтәнәч” бите дә бар. Газета укучы Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша белән дә очраша ала.

Кадерле дуслар! 2010нчы елдан башлап нәшер ителүче  “Халкым минем” газетасына язылу дәвам итә.

Әлеге басмада татар авылларының хәл- торышы, милли мәгариф һәм фән, мәдәният, сәнгать, дин, тарих, фестивальләр һәм бәйгеләр, танылган татарларның тормышы һәм эшчәнлеге турындагы язмалар урын алып тора.

Газетаның индексы: П2359. Ярты елга язылу бәясе 205 сум 50 тиен.

Нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен Сезгә чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә дә эшлекле һәм дустанә мөнәсәбәтләребез сакланыр дигән өметтә калабыз.

Бергә булыйк, бердәм булыйк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*