tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Халкым минем” газетасының чираттагы саны дөнья күрде
“Халкым минем” газетасының чираттагы саны дөнья күрде

“Халкым минем” газетасының чираттагы саны дөнья күрде

Газетаның бу саны 9-11 март аенда узачак VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына багышлана.

Р.Минһаҗның Менделеев районындагы Бәзәкә авылына багышланган китап авторы А.Х.Мәхмүтова белән әңгәмәсе; Д.Исхаковның “Югалган авыл бәйрәмнәре: Җыен”; Гөлназ Шәйхинең  Пенза өлкәсенең “Кувака” ширкәте генераль директоры Камил Абдулла улы Дәүлекамов эшчәнлеге, Наласа авылы; Назгөл Гыйниятованың Чувашстан Республикасы Шыгырдан авылы егете Фәрит Чабатов; Гамирә Гаделшинаның Әлмәт районы Холодная Поляна авылы турындагы материалларны укып була.

Шулай ук газета битләрендә танылган язучы, драматург Туфан Миңнуллинның “Татарның әхлакый кодексы” белән танышу дәвам итә. Бу санда укучыларга икенче матдә тәкъдим ителә.

Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллык эшчәнлегенә багышланган “Татар халкы – мәңгелек халык” исеме белән БТК БКның беренче рәисе И.Р.Таһировның икенче съездта ясаган чыгышы бирелә.

Спорт, сәнгать сөючеләр өчен Илнар Хөснуллинның, Луара Шакирҗанның, Фердинанд Сәлаховның материаллары урын алган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*