tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Альбина Шаһиморатова Лючияне Лос-Анджелеста башкарачак
Альбина Шаһиморатова Лючияне Лос-Анджелеста башкарачак

Альбина Шаһиморатова Лючияне Лос-Анджелеста башкарачак

Танылган опера йолдызыбыз Альбина Шаһиморатова Лос-Анджелесның “LA Opera” театрында Доницеттиның “Лючия ди Ламермур”  операсында төп рольне башкарачак. 15 марттан башлап 6 спектакль күрсәтеләчәк. 

Әлеге вакытта репетицияләр бара. Аларның берсендә театрның сәнгать җитәкчесе Пласидо Доминго да булган. Ул Альбина башкаруын бик ошаткан.

Казан тамашачысы Альбина Шаһиморатованы 29 апрельдә Муса Җәлил исемендәге театр сәхнәсендә шулай ук “Лючия ди Ламермур” спектаклендә күрә һәм тыңлый алачак.

Фоторәсемнәр “LA Opera” сайтыннан алынды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*