tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алматада татар музыкасы концерты
Алматада татар музыкасы концерты

Алматада татар музыкасы концерты

Бүген, 25 гыйнвар көнне, «Рухани Жанғыру» программасы кысаларында   Җамбыл исемендәге Казах дәүләт филармониясенең Концертлар залындаТатар музыкасы концерты узачак.

Казахстан татарлары һәм башкортлары конрессы оештырган әлеге чарада Казах дәүләт филармониясенең Нуржан Байбусынов җитәкчелегендәге зур симфоник оркестры катнашачак.

Концертта “Астана Опера” солисты, Казахстан Республикасының атказанган артисткасы Майрә Мөхәммәткызы, Татарстанның “алтыш тавышы” Филүс Каһиров чыгыш ясаячаклар.

Кичәдә Казахстанда  туган һәм эшләгән татар композиторларның, аеруча Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин  һ.б. әсәрләре яңгыраячак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*