tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Безгә Монреальдән хәбәр итәләр
Безгә  Монреальдән хәбәр итәләр

Безгә Монреальдән хәбәр итәләр

Монреаль шәhәреннәр Сезгә сәламнәр. Безнең җәмгыятьтә булган яңалыкларны, уздырылган чаралар турында мәгълүматны сезгә җибәрәбез. 1 сентябрь көнне Монреаль татарлары Квебек шәhәрендә узган карнавалда катнашты. Татар гаиләләре бергәләшеп озак юлга чыктылар, үзләре өчен дә Квебек шәhәре буенча экскурссия алып йөрделәр. Квебек үзе бик матур, тарихи шәhәр, канаданың шәhәрләреннән аермалы буларак күбрәк Ауропа шәhәрләренә ошаган.

Матур урта гасырдан килгән урамнарда милли киемнәрдәге матур татар кызларыбызны күрү, Татарстан байракларны күрү бик күңелле, рәхәт иде. Очраган кешеләр безне костюмнарда күреп кызыксындылар, сораштылар. Без дә иренмичә Татарстан, татарлар турында сөйләдек, аңлаттык. Карнавал исә 2 сәгать барды, Квебекның зур урамы буенча төрле илләр, милли киемнәрен киеп карнавалга чыктылар, бииделәр, җырладылар. Безнең рәтләрдә балаларыбыз да барды. Алар өчен аеруча тәрбияви чара булды дип уйлыйбыз.

Әти-әниләре белән бергәләшеп йөрүләре, башка халыклардан аермалы булулары, күңеллрдә аерым горурлык хисен тудырды дип әйттеләр катнашучылар. Әлеге чарада катнашырга карнавалның оештыручылары Доан Балзейр үзе чакырды. Аның сүзләренчә, ул безнең җәмгыятьне социаль челтерләрдән тапты, безнең проектларны, бәйрәмнәрне уздыруын ошатып безгә мөрәҗәгать итте. Карнавалга 6-7 гаилә бергәләшеп әзерләнде (кем костюмнарны, кем көйләрне, кем бию хәрәкәтләрен, кем фото, видеолар эшләде – әлбәттә әлеге сәяхәт, бердәм эш безне тагын да берләштерде.

Монреаль Татарлар Җәмгыяте Идарәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*